КҮЗИКМӘК и. этн. 1. Төче камырдан юка гына итеп җәеп, табада пешерелгән ашамлык. Бәрәңгене арчып пешерә, төя, шуны күзикмәккә җәя дә, урталай бөкләп, табага салып, майда чыжылдата. М.Мәһдиев. Бетәсе түгел: кыстыбый, диләр, өчпочмак, гөбәдия, диләр, катык, күзикмәк, коймак – тагы нәрсәләр. Бөтен авыл ризыгын ашап бетереп буламыни? Ә.Баян 2) к. кыстыбый (1 мәгъ.). Ул да түгел, әтиләре тагын берәр нәрсәне искә төшерә: – Кыстыбый пешерсәң иде, әни... Тик әбиләре аны, никтер, «күзикмәк» ди. Г.Шәрәфи. Менә сиңа чәкчәк, күзикмәк!.. Ш.Рәкыйпов |