КҮЗЕГҮ ф. 1) Хорафатлар буенча: кемнең дә булса көнләшеп яки сокланып каравы нәтиҗәсендә чирләп китү, бәхетсезлеккә юлыгу; күз тию 2) Күзгә чалынып йөрү. Ләкин Булатов өстәл яныннан чыкты да, аларның икесен дә килештермәкче булган кебек: – Син, энекәем, – диде Инсафка, – китсәң кит, китмәсәң, җөрмә авылда кешегә күзегеп. Н.Фәттах 3) күч. сөйл. Мактаганнан соң нәрсә дә булса начарлану |