КҮЗГӘ’-КҮЗ рәв. 1) Икәүдән-икәү генә; башкалар булмаганда, башкалар юк чакта. Хуҗа хатын шул вакытта хуш исле арыш оны белән күзгә-күз ялгыз кала. М.Мәһдиев. – Әх, – мәйтәм, – әле күмәк хуҗалыгыгыз белән социализм милеген бүлешеп ятасызмыни? – Шул сылтау белән колхоз рәисен, бригадирны кулга алып, күзгә-күз сорау алу үткәрдем. Ә.Гаффар. Күзгә-күз җитди сөйләшүдән туган кайнарлык әле сүрелеп җитмәгән иде. Н.Хәсәнов

2) Кара-каршы. Ләкин Зөбәрҗәтнең ата-ана киңәшен тотар хәле калмаган иде; күзгә-күз утырып сөйләшмичә аңлый алмаслар дип, --- Эстәрлегә кайтып китте. Х.Сарьян. Сүбәдәй дошман белән күзгә-күз туры килмәде диярлек, аны һәрчак --- сакладылар, күкрәкләре белән капладылар. М.Хәбибуллин. Егетнең каршысына ук утырып, куллары авыртудан аның ничек өзгәләнүен күзәтеп барасы килгән иде аның. Күзгә-күз утырып, аның йөзендәге һәр үзгәрешне тоеп, туйганчы, күңел булганчы күзәтәсе... Р.Мөхәммәдиев

3) Йөзгә-йөз, турыдан-туры, маңгайга-маңгай. --- ут эченә үзе кереп, үлем белән күзгә-күз бер генә тапкыр булса да очрашкан кеше беркайчан да кеше медален такмас... М.Мәһдиев. Мин сине әнә шундый курку, икеләнүләр белән көттем, Айгөл. Ләкин безгә күзгә-күз очрашып сөйләшергә язмаган икән. Ф.Яруллин. Аларның икесен күзгә-күз очраштырып, телефоннан булган сөйләшүгә нокта куясы килде Ирекнең. Ф.Садриев

Күзгә-күз карау к. күзгә-күз карашу. Тикшерү эшләре түгәрәкләнергә бер-ике көн кала, мин бу картны, күзгә-күз карап сөйләшер өчен, авыл советына чакырттым. Ф.Галиев. Тик бүре, шактый вакыт күзгә-күз карап торганнан соң, борынын чыршы ботаклары арасыннан алды, тын гына шуышып, караңгыда юк булды. Х.Ширмән. Күзгә-күз карашу Бер-берсенә текәлеп карау, күзләрен бер-беренә текәп тору. Гаяз белән күзгә-күз карашып, аптырашта калдык. М.Әмир. Бераздан ишек ачылды, аннан Тимер Буганың исен җибәргән кыз күренде. --- Бик озак күзгә-күз карашып тордылар. Р.Зәйдулла. Күзгә-күз карашып яшәү Бик тату, дус яшәү. Күзгә-күз карашып кына Яши идек парлашып, Бик ялгыштың, җанкисәгем, Мәхәббәттә адашып. Г.Зәйнашева. Күзгә-күз терәп Бер-берсенә текәлеп карап. --- шулай берсе тәрәзәдә, икенчесе урамда күзгә күзне терәп торгач, Вәзиләнең «ничек булды соң?» дип сорыйсы килде. А.Гыйләҗев. Тагын күпмедер күзгә-күз терәп тын утырдылар. Р.Айзатуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә