КҮЗ-БАШ җый. и. Баш һәм күзләр. Кая эләксәм дә, чәмләнеп аяусыз сугышам мәгәр: танау канамый, күз-баш күгәрми калган чак сирәк була. М.Кәрим. Бирсә дә бирер икән Ходай Тәгалә киленнең явызын: күзен-башын кан итеп кыйнавы җитмәгән, суд ишек төпләрендә йөртмәкче булып милитсиягә барган. Ш.Максудова ◊ Күз-баш алу Нинди дә булса бер хәлдән соң тормыш беркадәр җайлану, рәтләнү. Күзгә-башка бәрелеп торган Күренеп, беленеп торган; ачык, анык. Марат үзен газаплаган шушы сәер халәтне аңлый алмый. Бер карасаң, күзгә-башка бәрелеп торган җитди сәбәбе дә юк. Ф.Латыйфи. Күзгә-башка күренмәү Кемнең дә булса очрамавы, күренеп йөрмәве, күзгә чалынмавы турында. Сейфны, андагы яшерен документларны тапшырганнан соң аның редакциядә күзгә-башка күренгәне юк иде. Ф.Садриев. Таштугайдан кайтканнан бирле күзгә-башка күренгәне юк, өеннән чыкмый. Н.Фәттах. Күзгә-башка чалынмау к. күзгә-башка күренмәү. Ул хәтта күршесенең күзгә-башка чалынмавына да игътибар итмәде. Н.Әхмәдиев. Әмма Мөхәммәт бабай, нишләптер, соңгы вакытта күзгә-башка сирәк чалынды. Ф.Яруллин. Күз-баш томалану Берни белән кызыксынмау, бар нәрсәгә битараф булу. Хәзергеләрнең генә ул күзе-башы «мал» дип, «акча» дип томаланган. А.Әхмәтгалиева. Күз-баш томалау сир. к. күз-баш томалану. Ничекләр болай күз-баш томалап яшәргә мөмкин, җә? Н.Гыйматдинова. Күзе-башы акаю Күзенә ак-кара күренмәү, нәрсәгә дә булса җитди игътибар итәрлек хәлдә булмау. Тимерханнар башлы-күзле булган заманнарда егет-җилән дә, кыз-кыркын да, күзе-башы акаеп, теләсә кемне гомер юлдашы итми иде. Г.Ахунов. Ишек келәсен тибеп очырып, күзе-башы акайган Шәрәф килеп керде. Н.Гыйматдинова. Күзе-башы алакаю к. күзе-башы акаю. [Мәгъри:] Аларның да шул, сезнеке шикелле, күзе-башы алакайган бер асраулары бар. Г.Камал. Күзе-башы алару к. башы акаю. – Әни! – диде Мәһди. – Син минем семья тормышыма тыгылудан туктыйсыңмы, юкмы, кәнсә кәнис?! – Чү, чү, балам, нигә шул тамаша кыланасың? Күзең-башың аларган! Ш.Максудова. Күзе-башы бернәрсә күрмәү к. күзе-башы алакаю. Күзе-башы тону к. күзе-башы акаю. Храмовның кабинетын көч-хәл белән эзләп тапты. Күзе-башы тонган иде егетнең. А.Гыйләҗев. Ә Нәсимә: «Басмада Су анасы утыра, җитмәсә, чәчен тарап!» – дип, күзе-башы тонып кайтып керде. М.Хәбибуллин. Әле ярый, Илдус килеп җитте. Күзе-башы тонган, аяклары кырыкмыш тайныкы кебек биеп кенә тора. Д.Галимов. Күзен-башын әйләндерү 1) Кемнең дә булса фикерен чуалту; 2) Кемне дә булса һәртөрле юллар белән үзенә карату. Дөрес, болардан сак булырга, берсе белән дә аралашмаска, бигрәк тә теге чибәркәйдән ерак торырга кирәк: сизми дә калырсың, күзне-башны әйләндереп ташлар да... М.Шаһимәрдәнов |