КҮЗӘТЧЕЛЕК и. 1) Күзәтү, тикшерү, сынау эше. Кара йөзле, усал күзле, бик йөрәкле. Йосыфка шул күзәтчелек кылды инде. Кол Гали. Юкка гына Җиһангир яшьрәк чагында холыксыз Гариф абыйсыннан шикләнеп, хәтта аның артыннан күзәтчелек итеп --- йөрде. Н.Хәсәнов. Рафикъ күзәтчелектән ычкынды. Ә.Моталлапов 2) Рәсми күзәтү-тикшерү эше белән шөгыльләнүче орган. Әйе, вакыт шундый, партия линиясе шундый. Эчке эшләргә партия күзәтчелеген формализмга әйләндерергә хакыбыз юк. Ә.Баян. Премьер-министр Р.Миңнеханов Идел буе Ростехнадзор идарәсе күзәтчелегендә торган предприятие һәм оешмаларда сәнәгать, энергетика һәм экология иминлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Мәдәни җомга. Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин --- Кырым-Сарай картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкәннәр белән очрашты, шушында ук интернат-йортның күзәтчелек советы утырышында катнашты. Мәгърифәт 3) Берәр эшнең башкарылуын күзәтү; надзор эше. Районда йөз илледән артык сәүдә ноктасы бар ---. Без --- аларны күзәтчелектә гел генә тотып тора алабызмы соң? Ә.Моталлапов 4) Каршы як турында мәгълүматлар җыю, күзәтү-тикшерү эше. – Сине күзәтчелек итәргә күрше абзаң тарттымы? – Кыз эндәшмәде. Т.Әйди |