КҮЗӘТЧЕ и. 1. 1) Каршы як турында мәгълүматлар җыю өчен җибәрелгән хәрби хезмәткәр, разведкачы. Күзәтчеләрдән алынган хәбәрләргә караганда, Капитоновка станицасында ике меңләп казак җыелган. Ш.Усманов

2) хәрби Фронтта дошман урнашкан җирне ерактан күз белән күзәтүче хәрби хезмәткәр. Одинцов дигән егетебез утыра иде нарат башында. Күзәтче булып. Дошман бик якын иде. Н.Акмал. Полк командиры штабка килеп керү белән үк, [ул] аңа чиркәү башындагы күзәтче китергән мәгълүмат турында сөйләргә тотынды. А.Шамов

3) Кемне яки нәрсәне дә булса күзәтү, тикшерү белән шөгыльләнүче. Тик бу серле күзәтчеләрнең кем икәнен беркем дә белми иде әле. Г.Сабитов. Каравылчы штатын кыскарттылар, барлык кибетләр төнгелеккә күзәтчесез калды. Ә.Моталлапов. Натуралистның үткен күзләре тәҗрибәсез күзәтче өчен күренмәслек булган --- үзгәрешләрне күрә. А.Бахарев, П.Яковлев

4) к. күзәтүче (3 мәгъ.). Ә менә «Польша» журналы. Анна исемле күзәтче әнә нәрсә ди: «Хатын-кызларның һәрберсе диярлек сары чәчле булырга тели». А.Мифтахетдинов

5) иск. к. күзәтүче (1 мәгъ.). Күп тә үтмәс, башка капкалар өстендә дә күзәтчеләрнең үткен күзе яңа кәрваннарны күрер, Идел өстеннән Казансуга борылучы көймәләрне абайлар. Ф.Латыйфи

2. с. мәгъ. Разведка белән шөгыльләнүче, разведкага җибәрелгән. Күзәтче отряд дошманның Капшап кайткач йөрәген, Барып күккә очырабыз Аның соңгы терәген. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә