КҮЗӘТҮЧЕ и. 1) Кемне яки нәрсәне дә булса күзәтү эше белән шөгыльләнүче. Юк шул, аңламадылар кызлар Ташлыяр егетләренең хәлен: күз сирпемәделәр, ә үзләрен күзәтүчеләрдән тартынып-нитеп тормыйча, кайсы өеп куйган бүрәнә өстенә елышты, кайсы --- коры бәрәңге сабагына ауды. А.Вергазов. Башына тәкәрлек йомыркасы кебек чуар кепка, өстенә шәмәхә төстәге куртка кигән Чекушкин ул көнне күзәтүче өчен тамгалы агач, әзер мишень иде. М.Насыйбуллин. Бөтенләй күзәтүчесез, хуҗасыз калган тегермәннәрне бала-чага уен җире итте ---. Р.Рахман 2) Разведка эшен башкаручы хезмәткәр, разведка агенты. Күзәтүчеләребез аның тегендә – Колчак ягында, шәп каһарман булып, телләрдә йөргәнен хәбәр иттеләр. Г.Ибраһимов 3) Газета-журналда, радио-телевидениедә күзәтү ясаучы |