КҮЗӘТҮЧӘН с. Һәркемгә, һәрнәрсәгә җентекләп караучан, игътибарлы. Исламгали агай – күзәтүчән, шәһәрләрдә, больницаларда күп йөргән, --- Сәламәтлек саклау министрлыгы тирәсендә күп тапкыр булган кеше – белә, күрә иде. М.Мәһдиев. Шәвәли бик күзәтүчән малай икән: һәммәсен дөрес тасвирлаган. Ф.Яруллин. Хәйдәргали агай, шактый ук коры кеше булуына да карамастан, күзәтүчән һәм төптән уйлап эш итәргә күнеккән. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә