КҮЗӘТҮ II и. 1) Бер-берсе белән бәйләнгән нәрсәләр (фактлар, вакыйгалар, күренешләр һ.б.) турында язма, кыскача белдерү. Парижда минем дөнья сәяхәте вакытында язып ташланган математик этюдымны һәм кайбер күзәтүләремне басып чыгардылар. Җ.Тәрҗеман. Бакуда иртәгесен чыгасы газеталар инде кичтән үк басыла башлый. Ул, шуларның беренче нөсхәләрен кулга төшереп, кичен күзәтү хәзерли. Р.Мөхәммәдиев. Бер көн үткәч, Казан радиосының матбугат күзәтүендә Саттаров мәкаләсенең дөнья күрүен хәбәр иттеләр. Ф.Садриев 2) Фәнни тикшеренүнең бер ысулы. Ул да Марат шикелле үк нурланыш ешлыгының җан ияләренә, терек һәм терек булмаган табигатькә тәэсирен өйрәнә. Кызыклы гына күзәтүләре дә бар. Ф.Латыйфи. Табигатьне өйрәнү методларының яки ысулларның берсе – күзәтү. Табигать белеме |