КҮЗӘТҮ I ф. 1) Кемне яки нәрсәне, яисә берәр эш-хәрәкәтне җентекләп карау, карап тору, күздән кичерү. Күңелем һич тыныч түгел, юктан да борчылып, куркып тора, әйтерсең менә бүлмәмә кемдер кергән дә яшеренеп кенә мине күзәтә. Ә.Еники. Ул җизнәсе киткән якка карап көлде: «Ачулан әйдә, ачулан. Ярсыган аю гайрәтлерәк була», – дип, читтән генә күзәтте. Ф.Яруллин. Паромда су аркылы чыкканда, Алма гел авыл кешеләрен күзәтте. Р.Рахман 2) Кемне яки нәрсәне дә булса читтән карап-тикшереп, аның барлыгын-юклыгын, үзенчәлеген, ни эшләвен һ.б.ларны ачыклау, билгеләү. Гордов күзәтү пунктына борылып кайтты, чирек сәгать буена кулыннан бинокльне төшермәде. Ш.Рәкыйпов. Ярый, мөмкин кадәр, кулдан килгәнчә күзәтермен, тик кабатлап әйтәм: мин Гөлкәйнең язмышы өчен җаваплы түгел. Х.Ширмән. [Сәет] чит мәмләкәтләрдә йөргәндә дә, шушы Казанда да ул үзен кемдер күзәткәнне, кирәк чакта гына ярдәм кулы сузылганны тоеп яши иде ---. Ф.Латыйфи 3) Берәр кешене фаш итү, тоту өчен, аны сагалап-тикшереп, карап йөрү. Мине --- җиде тәүлеккә гауптвахтага ябу белән чикләнделәр. Шушы көннән соң минем һәр адымымны күзәтү башланды. Ф.Яруллин. Зәйнулла сөальгә сорау белән җавап кайтарды: – Зайцевны үзенә белдермичә күзәтү астына алуга ничек карыйсың? М.Насыйбуллин. Үз акылы белән масайган профессор Лобачевский артыннан бүгенге көннән башлап күзәтү оештырырга кушты... Җ.Тәрҗеман 4) күч. Кемне дә булса карау-тәрбияләү, аның турында кайгырту. – Авыру әлегә аңсыз, без аны күзәтәбез, син, агай-эне, тавышланма, яме, – диде [табиб]. Н.Гыйматдинова 5) күч. Берәр нәрсәне булдыру турында алдан кайгырту, нәрсәгә дә булса ирешү өчен эш алып бару. Киләчәктә шундый күңелсезлекләр булмауны күзәтергә кирәк. Ф.Бурнаш 6) күч. Тикшерү, өйрәнү. Автор аларның һәммәсенең тормыш юлын күзәтә, укучыларга индивидуаль язмышларын күрсәтеп бирә. Ф.Галимуллин. – Без сине бик озак күзәттек, сынадык, – дигән иде Нургали ага. Ф.Латыйфи. Совет галимнәре бу сәер күлне берничә ел күзәтәләр һәм сернең төбенә төшенәләр. А.Муранов Күзәтә бару к. күзәтеп бару Күзәтә башлау Күзәтергә керешү. [Ул] тавыш чыгармыйча, абзар ягын күзәтә башлады ---. Ф.Садриев. Чулпан бөтенләй күңелсезләнеп калды, миңа аркасы белән борылып, --- янында бөтерелгән парларны күзәтә башлады. Х.Ширмән Күзәтә бирү Бернәрсәгә карамастан күзәтүне дәвам итү. – Минем исемем Марат, атамның исеме Әмир. Мөрәҗәгать итү өчен – Марат Әмирович, – диде ул, укучыларны күзәтә биреп. З.Фәйзуллин Күзәтә тору Билгеле бер вакыт дәвамында күзәтү. Мин, шул яфракларны кызыксынып күзәтә торгач, су төбендә алтын тәңкәле берничә балык күреп алдым. Р.-Н.Гүнтәкин Күзәтеп бару Даими рәвештә күзәтү. Тагын шуны да исегезгә төшереп куябыз: изге теләктән чыгып бирелгән бу сигнал уңае белән сезнең нинди чаралар күрүегезне бик яхшылап күзәтеп барачакбыз. В.Нуруллин. Ләкин ул, барыннан да бигрәк, политиканы күзәтеп бара һәм бәхәсләшергә ярата. Җ.Тәрҗеман Күзәтеп бетерү Барысын да, берсен дә калдырмыйча күзәтү. Монда кырмыска оясы кебек. Шундый шартларда бөтен кеше артыннан күзәтеп бетереп булмый. Ирек мәйданы Күзәтеп йөрү Даими рәвештә, һәрвакыт күзәтү. Ул күзәтеп йөри торгач, беркөнне Таһирның бакчага кергәнен күреп, --- падишаһка кайтып сөйләгән, ди. Эзләнүләр, уйланулар, табышлар Күзәтеп калу Күзәтергә өлгерү Күзәтеп килү Билгеле бер вакыттан башлап күзәтүне даими рәвештә дәвам итү. – Мин сезне күптәннән күзәтеп киләм, – дип үгетләвен дәвам итте физик. Җ.Тәрҗеман. Гаяз Исхакый белән Галимҗан Ибраһимовны --- вакытлы матбугат сәхифәләрендә чыгып торган мәкаләләре аша да байтактан күзәтеп килә идем. Р.Мөхәммәдиев Күзәтеп тору Һәрвакыт, гел күзәтү, әледән-әле күзәтү. --- Нөзәһәт аны, бакча башындагы каенга сөялеп, август төнендә күзәтеп торды ---. М.Мәһдиев. Ихтыяр Нурисламның һәр хәрәкәтен күзәтеп торды. Р.Вәлиев. Нургали аганың тавышы көчәйгәннән-көчәя барды, аның һәр хәрәкәтен тылсымлангандай күзәтеп торган Сәеткә, үзе белән базарбашы түгел, ниндидер илаһи зат сөйләшәдер кебек тоела башлады. Ф.Латыйфи Күзәтеп чыгу Барысын да, бөтенесен дә бер-бер артлы күзәтү. Урыс патшасы сөзеп кенә илчеләрне күзәтеп чыкты. Р.Зәйдулла. Берничә урауда сейфтагы акчаларны үзенекенә күчереп бетерде дә, кабинетын игътибар белән күзәтеп чыкканнан соң, аска төшеп китте ---. Р.Мирхәйдәров. Аякларына басып, ишек борысына сөялгәч, җентекләп өй эчен күзәтеп чыкты. Р.Мөхәммәдиев Күзәтеп яту сөйл. Озак вакыт дәвамында күзәтү. Иленә килгән фаҗигане тыныч кына күзәтеп ята торган бәндә түгел ул. Ә.Моталлапов |