КҮЗӘТЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. күзәтү (1– 6 мәгъ.). Мичурин, киресенчә, бер-берсенә ерак булган үсемлек төрләре һәм токымнары арасында гади шартларда күзәтелгән кушылмаучанлыкны җиңү өстендә эшләде. А.Бахарев, П.Яковлев

2) Күренү, беленү, сизелү, аңлашылу. Нинди дә булса конкрет тарихи фактның чагылуы күзәтелми. М.Җәлил. Һәрбер тип эчендә (мәсәлән, хордалыларда) күзәтелә торган гәүдә төзелешенең һәм яралгы үсешенең охшашлыгы, бу типның барлык вәкилләренең чыгышлары уртак булганлыгын --- күрсәтә. Дарвинизм нигезләре

3) Булу, булып тору. Быел су басулар еш күзәтелә

Күзәтелә башлау Нәрсәнеңдер билгеләре күренергә тотыну, сизелү. Бу процесс озак вакытларга туктап торганнан соң, 1980–1990 елларда татар милләтенең яңарышы башлану белән яңадан күзәтелә башлады ---. Д.Исхаков. Хәзер компьютер, Интернет заманы, кешенең калын-калын китаплар укырга вакыты юк дип, әдәби әсәрләр иҗат итүдә кыскалыкка өстенлек бирү күзәтелә башлады. Р.Харис

Күзәтелеп килү Күптәннән күзәтелү, күзәтелүен хәзергәчә дәвам итү. Моңа чаклы телләр ике формада күзәтелеп килде. Фән һәм тел

Күзәтелеп тору Гел, һәрвакыт, әледән-әле күзәтелү. Моңа охшаш хәлләр шулай ук Россиянең башка почмакларында да даими күзәтелеп тора. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә