КҮЗӘНӘКЧЕЛ с. биол. Организмы күзәнәкләрдән торган, күзәнәкләрдән гыйбарәт. Бу охшашлык теләсә кайсы чәчәкле үсемлекнең күзәнәкчел төзелешле булуында һәм һәрберсенең бер үк төрле органнары: тамыр, яфрак --- булуда күренә. Кызыклар дөньясында. Үсемлекләрнең барлык органнары күзәнәкләрдән тора. Димәк, үсемлек күзәнәкчел төзелешле була ---. Биология. Орлыкның яралгы тамырчыгы да, үсеп җиткән үсемлекнең тамыры да, башка органнар кебек үк, күзәнәкчел төзелешле була. Ботаника |