КҮЗӘНӘКЛЕ с. Күзәнәкләре булган, күзәнәкләрдән торган. --- әгәр бу ипи уңышлы – күзәнәкле, ачкылтым --- чыкса, димәк, күәс төбендә аның «нәселен» калдырырга кирәк. М.Мәһдиев. Хлорелладан тыш, --- бүлмә үсемлекләренең балчык чүлмәк стеналарында бер күзәнәкле башка төр суүсемнәр дә шактый еш очрый. Ботаника. Күзәнәкле бетон заводы турысындагы тимер юл аша чыккач, Айзат машинасын уңга – элеватор тавына таба борды. Язмышлар яңарганда



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә