КҮЗӘНӘК и. 1) Нинди дә булса предметның эчендә булган вак куыкчык, кечкенә бушлык. Бу каекның авырлыгы 200–250 кг тирәсе, су өстендә җиңел йөзә. Ләкин тора-бара камыш күзәнәкләренә су сеңеп, 8–10 айдан ул яраксызга чыга. А.Муранов. Менә аның тирән кунычлы күн калошлары күзәнәкле бозга баттылар. К.Нәҗми // Икмәк эчендә барлыкка килгән кечкенә куык, бушлык. Шүрлектән күпереп пешкән ярты ипи үзенең эреле-ваклы күзәнәкләре белән карап утыра иде. Г.Гобәй 2) Бал кәрәзендәге оячык, тишек, күзчек. Күзәнәкләрдәге сыек бал, суырту көченә каршы тора алмыйча, машина стенасына сибелә. А.Алиш. Умартага куелган кәрәзләргә бал тутырылып, кортлар кәрәзнең югарыгы өлешендәге күзәнәкләрен пичәтли башлау белән, аларны суырту өчен алырга кирәк. Умартачылык 3) Җептән бәйләнгән әйбердәге элмәк. Менә бу йомшак перчаткаларның матур күзәнәкләренә яшь киленнәрнең нинди генә теләкләре бәйләнмәгән. Г.Бәширов. Күлмәк бәйлим бүләккә, Батыр сугышчы өчен, Салып һәр күзәнәккә Йөрәгемнең җылысын. Ә.Исхак 4) Бәрәңге күзчәсе. Фермага барышлый, урау булса да, бәрәңге күзәнәге кисүчеләр янына туктадык. Л.Ихсанова 5) биол. Терек организм төзелешенең цитоплазмадан, төштән һәм тышчадан гыйбарәт төп структур берәмлеге. --- мин пәрдәле, паласлы, телевизорлы, нарат исе килеп торган салкынча өйне бөтен күзәнәгем белән тоеп, кабул итеп, диванга чумдым. М.Мәһдиев. Мондый әшәкелекне озак карасаң, күзләр аша кереп, барлык күзәнәкләреңә сеңәр. Ф.Яруллин. Ирекнең бөтен гәүдәсе рәхәт изри иде, әйтерсең гәүдәсенең һәр күзәнәге татлы йокыга талган. Ф.Садриев 6) тех. Механизмда нинди дә булса деталь куела торган тишек, уем. Комбайн сәнәге күзәнәгеннән атылып чыгу |