КҮ’З АЛМАСЫ и. анат. 1. Баш сөягенең күз чокырларына урнашкан, шар формасындагы күрү әгъзасы. Ә беркөнне кинәт кенә аппетит бетә, ул арада күз алмасында сары төс сизелә ---. М.Мәһдиев. Күз алмалары атылып чыгар дәрәҗәгә җитеп киерелде, йөрәк ярсып-ярсып типте. Р.Вәлиев. Аның [Ибрайның] күз алмасындагы дымсулык кипкән иде инде. Ә.Гаффар

2) ирк. Берәр кешегә карата иркәләп әйтелә торган, «җаным», «бәгърем», «сөеклем» мәгънәсендәге мөрәҗәгать сүзе. Шул көннәрнең якты хатирәсе, кайнар мәхәббәте җимеше булып, менә шушы күз алмасы, бәгырь парәсе – нәни кызы дөньяга килде. Х.Сафина. [Хатын:] Күзалмам, үзеңне саклый күр, сабыйларың өчен, сине сагынып сөюче --- иптәшең өчен саклый күр. А.Шамов

Күз алмаларын уйнату к. күзне уйнату. Хатын аңа җавап бирмәде. Күз алмаларын уйнатып: – Сез Караталдан ахры? – диде. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә