КҮ’ЗАЛЛАУ II и. 1) Фикердә-уйда, хыялда барлыкка килгән, күңелдә гәүдәләндерелгән образлар, фаразлар. Галәм төзелеше турындагы хәзерге күзаллаулар акрынлык белән формалашканнар. Табигать белеме. Специфик булмаган тынычсызлаучылар китереп чыгарган тойгылар предмет турында ялгыш күзаллау тудыра алмыйлар. Анатомия

2) Берәр нәрсәгә карата билгеле мөнәсәбәт, караш. Иманым камил, күзаллаулар төрлечә булса да, иң соңгы нәтиҗә уртактыр: безнең өчен Тукай шагыйрь генә түгел, аның инсанлыгына изгелек сыйфатлары да салынган ---. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә