КҮ’ЗАЛЛАУ I ф. 1) махс. Элек кичергәннәрне, баштан үткәннәрне аңда, хәтердә яңадан торгызу, күз алдына китерү. Кайчакларда ул сагынуны котсыз кыяфәтле, караңгы чырайлы, Шүрәледәй куркыныч зат итеп күзалларга тырыша. Ф.Җамалетдинова. Мирза сөйгәнен хәзер дә элекке кыяфәттә күзаллый. Ә.Моталлапов

2) Берәр нәрсәне беркадәр аңлау, төшенү. Х.Сарьян туган телнең барлык нечкәлекләрен оста сиземли, сүзлек байлыгын күзаллый, телнең эчке механизмын хәрәкәткә китерүче бөтен нечкәлекләрне күрә белә. Ф.Сафиуллина. Җанны мин эчтә, күкрәк турысында, офыкка барып тоташкан зәңгәр күге, чишмәсе, --- инеше булган олы бер дөнья итеп күзаллыйм. М.Галиев. Ә төсләр балкышы халыкның матурлыкны бәйрәм дәрәҗәсендә күзаллавын аңлата. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә