КҮЗ и. 1) Күрү әгъзасы. Кояш саргайды, --- тән кычыта, аяклар сызлый, карт-корының күзе эчкә батты. М.Мәһдиев. Баканың күзләре килбәтсез булып калкып тора, сулыш алганда тамак астындагы тиресе сулкылдый. М.Юныс. Көрән күзен кысып, карт ерактагы урманга карап тора башлады. Ә.Гаффар

2) Күрү сәләте. Мактанып әйтүем түгел, әмма минем бу мәсьәләдә күзем үткер, шуңа күрә башта ук чамалап алдым ---. Ф.Галиев. Ата белән ул акрын гына сәүдә рәтләре арасыннан атлыйлар. Күзләре үткен, колаклары сизгер. Ф.Латыйфи. Юк-барны уйлама син, Биктимер энем. Күз юк дип, кул салындырып утырып булмый. Сукыр Суфыйны гына исеңә төшер. З.Зәйнуллин

3) Күз карашы. Вася гармун каешларын рәтләп «заигрыш» бирде дә, күзләрен читкә борып, клуб эченә моң сипте. М.Мәһдиев. Самат кызларга шоколадларын, Зәйтүнәгә бүләк яулыгын бирде. Ә үзенең күзләре гел Аниядә иде. Г.Галиева. Як-ягыма каранып, гадәттәгечә, Гөлнәзирәне эзләдем. Күз карашларыбыз очрашкач, ул ирексездән елмаеп куйды. Х.Ибраһим

4) сөйл. Икмәкнең, сырның һ.б.ш.ларның киселгән җирендә күренеп торган вак кына тишекләр, күзәнәкләр. Тәлинкәдә – кояш, Тастымалда – икмәк, Телем күзләренә нур тулган. Р.Фәйзуллин

5) Оек, бияләй һ.б.ш. бәйләгән нәрсәләрдә бәйләмнең җептән гыйбарәт элмәге. Мамык шәл инде тузган, юкарып беткән, күзе киткән урыннары да шактый күренә. Г.Әдһәм. Табан түбәндәгечә бәйләнә: 2 кырыйда да 26 шар күзне калдырырга, уң якта 10 күзне уңнан бәйләргә дә 11нчесен икене бергә уң белән алырга. Сөембикә. Башлыкны бәйли башлаганда 70 күз җыябыз. Ирек мәйданы

6) Буйлык (буй җепләр) үремендә бер төен (туку станында). Сул кулда кылыч шуа, уң кулда соса йөри. Хатыннарның һәр сүзен, җәтмәнең һәр күзен җөпләп, төеннәр төйнәлеп бара. Ә.Гаффар

7) Энәнең җеп саплау тишеге. Энә күзе

8) Кул тегермәненең өске ташында ашлык сала торган тишек. Гомре тегермән тарткан, күзенә [бөртек] сала алмаган. Әйтем

9) Нинди дә булса әйберләрдәге махсус кечкенә тишек. Ачкыч күзе. Төймә күзе

10) Ишеккә беркетелгән җайланма; күзчек (2 мәгъ.). Дагалы итекләре белән таш идәннән шак-шок басып килгән берәү ул утырган камера ишеге төбендә кинәт туктап калды. – Әй син! – дип, үз-үзен белештермичә кычкырып җибәрде Мирсәет һәм күз тишеккә бармагын төбәде. Р.Мөхәммәдиев. Рәнис ---, урталай бөкләнгән хатны кулына тоткан килеш, ишектәге күзгә текәлде һәм җиңел сулап куйды, әлегә Хәмзә үзе генә килгән иде. Җ.Дәрзаман. [Надзиратель] Кеше-кара күренмиме дигәндәй, як-ягына күз сала. Аннары янә ишек күзенә каплана. Н.Хәсәнов

11) сөйл. Тәрәзә өлгесе. Әбелкарәмнәр йортының күзләре йомык. М.Юныс. [Сыйныф бүлмәсенә] идән җәйгәннәр дә, тәрәзәләрен киңәйтә төшеп, берничә күз пыяла куйганнар. Р.-Н.Гүнтәкин

12) сөйл. к. күзчә (2 мәгъ.). Бәрәңге күзе // Бәрәңгенең күзчәләрен кисеп алып әзерләнгән орлык. Аннары бәрәңге күзләре дә хәзерләргә кирәк. Социалистик Татарстан

13) сөйл. иск. Карта уенында картадагы билгеләрнең оту өчен кирәк булган саны. Кайбер солдатлар күзенә бер тиен генә салып уйнасалар да, бер сәгатьтә 75 тиеннәрен калдырып, читкә китеп утырдылар. М.Гали

14) тарт. форм. Берәр нәрсәнең нәкъ уртасы. Аяк астындагы язгы күлләвекләрнең күзенә тояк белән басып, су чәчрәтеп, теркелдәп кенә кайтабыз шулай. Р.Низамиев. Конвойдагы солдатлар, итекләре белән суның күзенә басып, чәпелдәтеп атлап чыктылар. М.Кәрим. Ходай кичерсен, көн күзендә чишмәмә килдемдер. Н.Гыйматдинова

15) Суның туңып өлгермәгән урыны яки боз эреп су өсте ачылган урын. Күлләр күзе күптән томаланган, Хәбәр алдым искән җилләрдән. Б.Сөләйманов. Җылы якларга китәргә ашыкмаган кыр үрдәкләре шунда – елга күзләрендә йөзәләр. К.Тәхау // Ниндидер өслектә боз эреп ачылган урын. Мин юрганга аякларымны ныгытып төрәм дә тәрәзә бозын ялыйм, нәни генә күз ясап, сезнең кайтканны көтәм. А.Гыйләҗев. Искәндәр, аптырагач, боз каткан ишек пыяласын сулышы белән өреп җылыта башлады. Пыялада түгәрәк күз ясалды ---. Р.Вәлиев

16) сөйл. Пешерелгән ботканың уртасына май салу өчен ясалган чокыр. Ботка күзе

17) тарт. форм. Берәр нәрсәнең тәэсире иң көчле булган урын, җир. Җил күзенә куелган утлы күмер кыза гына. Г.Әпсәләмов. Өйне сап-сары балавыздай юып чыгара, мендәр-ястыкларны әйләндерә-әйләндерә мәрхәмәтле кояш күзендә киптерә ---. А.Гыйләҗев. Кәнизәк китергән комганнан битен-башын юып, йонлы сөлге белән сөртенгәч, ул Көн күзенә чыкты, тезләнеп Көнне сәламләде. Р.Зәйдулла

18) күзем сөйл. ирк. Кадерлем, сөеклем, күзалмам. [Мостафа:] «Анам, җаным, күзем...» – дип, акырып-акырып елый. Ш.Камал

19) күч. сөйл. Караш, фикер; билгеле бер мөнәсәбәт. Баштарак моңа түбән күз белән караган, үзе белән бер класста укыган укучылар да аны арага алырга тырыша башлыйлар. М.Гали. Син, якташкаем, госел коенып, тәһарәт яңарттым да эш бетте, фәрештәгә әйләндем, ил күзендә абруйлыларның да абруйлысы булдым, дип фикер йөртәмсең? Б.Камалов

20) күч. Кемнең дә булса игътибары, күзәтеп, карап торуы турында. Минем бу хәлемне иң элек әнием сизенде. Ана күзеннән яшеренеп буламыни? Ә.Еники. Әле менә, Алла боерса, киләсе язга бер көнне көтүгә чыгарырмын. Бөтен таналарның күзе синдә генә булыр. М.Мәһдиев. Рәмзия ниләр уйлый торгандыр, анысы караңгы, Мөнирҗан исә көпә-көндез урамнан янәшә атлауларыннан да уңайсызлана, әйтерсең авылның күзе аларда гына. Н.Әхмәдиев

21) күч. сөйл. к. күзәтчелек (1–2 мәгъ.). Тукта, ниләр кыланып ята икән, --- дигәндер. Күз җибәрим янына, тыныч кына ятмасын, дип хафалангандыр. Ш.Маннур. Кайсы чакларда --- ат сатуны туктата Рәвил. Шайкасын каладан чыгарып җибәреп, полиция, жандармнар күзеннән яшереп куя. З.Зәйнуллин. Сания апаның икенче оныгы – Наилнең улы Руслан да – әбисе күзеннән читтә --- үсә менә. А.Әхмәтгалиева

22) күч. Нәрсәнең дә булса янып торган сигнал уты. --- шофёрның үз муенындагы кызыл шарфы белән машинаның яшел күзен шосседан күренеп тормаслык итеп тәмам томаладык без. М.Вәли

Күз агы белән карау Күрәсе килмичә, яратмыйча яки ачу белән карау. Әнә кичә генә планёркада комбат автомобиль ротасы командиры Труновка, нигә су ташыгыч һаман эшләми, дигәч, Карповичка күзенең агы белән генә карап, сылтау тапты ---. С.Шәрипов. Хәлимовның күзләре тагын кискенрәк кысылды, озын ак кашлары борын өстенә кадәр сузылды, йөзен юри читкә борып, күзенең агы белән генә аңа карап тора башлады. Р.Айзатуллин. – Әйт дөресен, Мойше, – дип, күзенең агы белән карады Чуртан, – табышны кем җыйды? М.Насыйбуллин. Күз агы кадалу Күңел төшү, гашыйк булу. – Ашамый-эчми, яфрак күек саргаеп кибә, бәпкәчемнең сиңа күз агы кадалган, кызым, – диде. Н.Гыйматдинова. Күз агы кебек саклау к. күз карасы кебек саклау. Күз агым Иң якын, кадерле, сөекле кешегә иркәләп әйтү сүзе. [Габдулла:] Син, Закир, миңа менә шушы күз агым – бердәнбер кызым Галия кебек үк кадерлесең! Ак юл. Күз алакаю гади с. к. күз алару (1 мәгъ.). [Сираҗетдин:] Болай булганда үзләренең дә күзләре алакаер. Биргәнне тизрәк алып калырга тырышырлар. Г.Камал. Күз алалану к. күз тону. --- йөзләрчә тамашачыны үзенең һәр сүзенә, һәр ымына ышандырып, буйсындырып торган артист Кәлимә янында мескенгә әйләнде, алаланган күзләре берни күрмәс булды ---. К.Тимбикова. Күз алару 1) Көчле теләк барлыкка килү, нәрсәне дә булса кулга төшерергә теләү. Акчаны күрүгә, хатынның күзләре аларды, төшемме, өнемме дип, кире чигенде. Г.Ибраһимов; 2) Артык нык куркудан күзләр зур булып ачылу. [Сарыклар] ишегалдында ят кеше басып торганны күргәч, --- күзләрен ахмакларча алартып, мәгънәсез рәвештә акыра башладылар. М.Мәһдиев. Саяф аны җилтерәтеп аягына бастырды да яңагына чалтыратып җибәрде. – Юләр! Фәрхунә салмак кына башын күтәрде, аның күзләре аларган иде. М.Хуҗин. Күз алгысыз Күзне, карашны аерып ала алмаслык матур күренеш турында. Күз алды әлҗе-мөлҗе килү к. күз алды караңгылану. Альфредның күз аллары әлҗе-мөлҗе килде, аның беркайчан да бу дәрәҗәдә ачыкканы юк иде әле. Ф.Садриев. Хөсәен мине туп кебек өскә чөя дә лап итеп җиргә килеп төштем дигәндә генә тотып ала. Минем чәчләрем тузгый, күз алларым әлҗе-мөлҗе килә, һәм мин чәрелдәп кычкырып җибәрә торган идем. Р.-Н.Гүнтәкин. Күз алды караңгылану Хәлсезлектән, ачлыктан яки көчле дулкынланудан вакытлыча ачык күрү сәләтен югалту, әйләнә-тирә караңгы булып күренү. Ирек җан көченә тырышты, бөтен җиреннән тир акты, --- вакыт-вакыт эсседәнме, тамак кибүдәнме, чайкалып, күз аллары караңгыланып китте. Ф.Садриев. Юл пычрак иде, машина эзеннән бара алмыйча, Гөлкәй берничә тапкыр таеп егылды. Хәле бетте, күз аллары караңгыланды. Х.Ширмән. Ул куаклар арасыннан килеп чыгуга, минем күз алларым караңгыланып китте. Ф.Галиев. Күз алдына бастыру к. күз алдына китерү. Шулай да вакыйганың ничек булганын бергәләп күз алдына бастырып карыйк әле. Ф.Галиев. Күз алдына килеп басу к. күз алдына килү. Күпмедер вакыт узгач, кызның моңлы җыры ишетелә. --- Һәм егетнең күз алдына үзләренең шәһәрдәге кечкенә өйләре килеп баса. Ә.Еники. Күз алдына килү Күзаллауда, уйда, хыялда барлыкка килү; искә төшү. Әмма каһәр төшкән бу портрет, уйламаска тырышкан саен, күз алдына ешрак килде. Ф.Яруллин. Күз алдына берсеннән-берсе шыксыз, җан өшеткеч, йөрәк әрнеткеч күренешләр килде ---. М.Хәсәнов. Күз алдына һаман Галәй килде. Р.Зәйдулла. Күз алдына китерү Фикердә-уйда, хыялда образлар барлыкка китерү, кемнедер яки нәрсәнедер гәүдәләндерү. Зеелов калкулыклары да таныш икән. Дөрес, монда хәзер ватык танклар, үле гәүдәләр --- булмаса да, Хәйдәров, академиядә Берлин операциясен җентекләп өйрәнүе буенча, аның күптәнге чын рәвешен күз алдына китерде. Т.Таһиров. Кәримә артсыз урындыкка килеп утырды, шушы келәттә төн кунган Исламны күз алдына китерергә тырышты. С.Шәмси. Йөрәге шулай урыныннан кузгалган чакларда, ул тизрәк икенче бер күренешне күз алдына китерергә тырыша... М.Хәсәнов. Күз алдында 1) Кемнең дә булса алдында, каршысында, кемдер карап, күреп торганда. Гүя шушы такмакны гына көтеп торган, бүректәй болыт, колакчыннарын җыеп, күз алдында кечерәйде ---. Ф.Латыйфи. Ә менә хәзер, минем күз алдында диярлек, әлеге күл буйлары бөтенләй бетте. С.Шәмси. Камыр малай әллә эреп таралды, әллә яңа зат булып яралды: милиционер күз алдында юк булды. Х.Ибраһим; 2) Сизелеп, сизелерлек булып. [Ләмига түтәй:] Күз алдында үзгәрде бит малай, әтисе кайткач танымас та инде. Г.Гобәй; 3) к. күзгә карап; 4) Үзе барда, үз алдында. [Касыйм]: --- Барысы да минем күз алдында узды: бишьеллык планнар, коммунизм төзүләр, перестройкалар, ниһаять, авылның бүгенге фаҗигаләре. З.Хәким. Сөләй аның фикере белән килешмәде. – Юк инде, күз алдында кычкыртып алдасыннар да, ничек ачуың килмәсен!.. Н.Хәсәнов; 5) Кемнең дә булса күзаллавында. [Газизов:] Күз алдымда бары шул цифрлар гына йөрде. А.Шамов. Күз алдында әйләнү к. алдыннан китмәү. Нигә ул бертуктаусыз такылдап, кыска итәкләрен җилфердәтеп күз алдында әйләнә? Ә.Еники. Күз алдында йолдызлар уйнау к. күздән (күзгә) ут күренү. Күз алдында калу к. күз алдыннан китмәү. Шул фильмның бер эпизоды күз алдымда калган. М.Юныс. Күз алдында тору к. күз алдыннан китмәү. Менә шушы күренеш искиткеч гүзәл һәм беркайчан кабатланмас сәнгать әсәре булып, әле һаман Булатның күз алдында тора. М.Вәли. Ә Рухия менә хәзер дә әле аерымачык тере булып, нечкә билле, озын толымлы булып, җитез һәм чибәр булып Равилнең күз алдында басып тора. В.Нуруллин. Күз алдында тоту к. күздә тоту. Кошлар очышы турында сөйләгәндә, мин кешенең күңел матурлыгы ачылуын, җанының биеккә омтылуын күз алдында тоттым. Ф.Яруллин. «Иң якын кешеләремне генә уйларга вакыт тимәде». Иң якын дигәндә, ул туачак сабыйны да күз алдында тота иде. М.Маликова. Соңгы вакытларда бүлмәләренә чәй эчәргә я Чулпан, я күрше кызлары --- кереп йөри башлаганнар иде. Күрәсең, Фаягөл шуларны күз алдында тота. Х.Ширмән. Күз алдыннан китмәү Истән чыкмау, һәрвакыт истә-хәтердә булу; уйда-фикердә булу. Үзебезнең өй кешеләре, бигрәк тә әни күз алдыннан китми. М.Гафури. Күз алдыннан кичерү к. күз алдыннан уздыру. Нурислам, Атау Зыятдинның тормыш юлын берьюлы күз алдыннан кичерергә теләгәндәй, инеш аръягына карап уйга чумып торды. Р.Вәлиев. ...Җәвидә бу уйланып калган мизгелләрдә Хәлимов белән ничек «дуслашып» китүләрен күз алдыннан кичерде. Р.Айзатуллин. Күз алдыннан кичү к. күз алдыннан узу. Күз алдыннан уздыру Бер-бер артлы күз алдына, хәтергә китерү. Студентларны күз алдымнан уздырып торам. М.Юныс. Күз алдыннан узу Бер-бер артлы күз алдына, хәтергә килү. Күз алдыннан үткәрү к. күз алдыннан уздыру. Кызның йөзен күрүгә, Хәдичә үзенең Габтелхәй белән булган беренче төннәрен күз алдыннан үткәрде. Г.Галиева. Шактый еллар үткәч кенә, Фаягөл аның үлгән хәбәрен ишетте, Гөлсем әнисенең яхшылыкларын тагын бер кат күз алдыннан үткәреп, бушаганчы елады... А.Әхмәтгалиева. Күз алдыннан үтү к. күз алдыннан узу. Кассетадагы күренешләр Миләүшәнең күз алдыннан йөгереп үтте ---. Ф.Яруллин. Заһирның күз алдыннан пәрдә ачылулар, Галиянең дулкынланып аны көтү, очрашу картиналары, су буе сәхнәләре үтте. Т.Таһиров. Моңа хәтле булган сәер һәм табышмактагыдай аңлаешсыз вакыйгалар аңа тынгы бирми, маҗаралы кино күренешләре шикелле, алар берәм-берәм күз алдыннан йөгереп үтә башлады. Ф.Латыйфи. Күз алды томалану к. күз алды караңгылану. Лесниковның чигәләре күперде, күз аллары томаланды ---. С.Шәрипов. Мәрьям абыстай улының бөтен сыны күренеп барган вагон ишегенә йотылып карый. Ләкин аның күз аллары томалана. Ә.Еники. Хәзер менә баш авырта, күз аллары томалана. Ф.Яруллин. Күз алды чуарлану к. күз алды караңгылану. Башта мин бик нык каушадым. Күз алдым чуарланды. М.Гафури. Күз алды яктыру Уй-фикерләре ачылу; фикерли, уйлый алу халәтенә килү. Кинәт Саньканың күз аллары яктырып китте. Мәчетнең дүрт манарасы дөньяның дүрт тарафына юл күрсәтә түгелме соң?! Ф.Латыйфи. Ни галәмәт, шул әфсен-төфсеннән соң баш авыртуы басыла, күз аллары яктырып китә торган иде. Р.Мулланурова. – Ярабби, алан исе килә... Бал исе, чәчәк исе!.. – Сәвиләнең күз аллары яктырды. Н.Гыйматдинова. Күз аллары әлҗе-мөлҗе килү к. күз(ләр) әлҗе-мөлҗе килү. Күз алларын томалау Дөньяга дөрес, реаль караш булдырырга мөмкинлек бирмәү. [Нәфисә:] Дин сөреме бездә кайберәүләрнең әле шушы көнгә кадәр күз алларын томалап тора. Г.Бәширов. Күз алмам к. күзалмам. Гомерлеккә китү түгел, Боекмачы, күз алмам. Р.Миңнуллин. Хәзер дә күз алмам, күз нурым минем ир җаным. Н.Гыйматдинова. Күз алмастай Бик чибәр; бик матур, күркәм. --- Бикәнең битләре алсуланып яна, борын очларына кунган --- сипкелләре бикәнең йөзен тагын да хозурлатып, күз алмастай итәләр. М.Хәбибуллин. Күз алмасыдай саклау к. күз карасы кебек саклау. [Сара:] --- Күз алмасыдай саклап яшәде [Сәгыйдулла гармунны]. Ә.Гаффар. Күрдегез инде, мин --- мәхәббәтемне таптым... Шуңа күрә ул миңа бик кадерле, күз алмасыдай саклыйм мин аны... Ә.Еники. Күзне ала алмау Бик сокланып, яратып карау. Булачак кәләшенә чиксез гашыйк булган Камырҗан аңардан күзен ала алмады. Х.Ибраһим. – Чукынгыры, истән чыккан икән, – диде ул, балдызын теләр-теләмәс кенә кочагыннан ычкындырып. Ләкин күзен аңардан ала алмады. Ф.Яруллин. Күзне алмау Кемгә яки нәрсәгә дә булса озак итеп, игътибар белән карап тору. – Карап-карап торам да, гел Евграф Евграфович чалымнарын күрәм мин бу шайтанда! – диде малайдан бер генә минутка да күзен алмаган Борһан. Х.Ибраһим. Күз алмашу Күз бик үк дөрес, ачык күрми башлау, күз ялгышу. Ул арада караңгылык төшеп, урман эчендә күз алмаша башлаган. Г.Рәхим. Күз алышу Кем белән дә булса сүзсез генә карашу, карашып алу. [Гайнетдинов] --- крестьяннар, хатыннар, кызыл гаскәрләр белән күз алышты. Г.Ибраһимов. Күз алышыну 1) к. күз алмашу. Ярым караңгы кухня аша узганда, күзе алышыныпмы, --- бер күз ташлауда ул Тәбриядәге үзгәрешне абайлап ала алмады кебек. М.Маликова; 2) к. күз тону (2 мәгъ.). Айнур аны күрми. Йөзе кыйшаган, күзләре алышынган. Ф.Бәйрәмова. Күз артында Үзе югында, үзе катнашмаганда (сөйләү, тиргәү һ.б.). --- Габделбәр явызның янә безнең күз артында гына койрыгын боруы кебек моментлар – үләсе тизрәк үлсен, бетәсе тизрәк бетсен, дип ашыгу галәмәтедер. Х.Сарьян. Күз астында Кем дә булса карап, күреп торган вакытта; күзәтү астында. Без аны, үзенә кул салмасын дип, бик каты күз астында тотабыз. Х.Сарьян. Күз ату 1) Кинәт карау, карап алу; күз төшерү. Зәнфирә белән Роза кычкырып көлде, чырык-чырык килеп, кем беләндер үртәште, --- әмма Ирек ягына күз дә атмады. Ф.Садриев. Кәефе нигә бозылганын үзе дә аңламыйча, Билалов КИП аша пилорама ягына күз атты. С.Шәрипов. Атилланың кызга сокланулы күз атуын тотып алган шымчылар әлеге кыз турында энәсеннән җебенә кадәр белеп, түкми-чәчми аңа җиткерделәр. Р.Зәйдулла; 2) к. күз төшерү; күз салу. Ләкин бу беренче саташуларым, балалыкларым, юләрлекләрем, оялып күз атуларым, --- инде беркайчан да кабатланмас, кабатланмас шул! Х.Ибраһим. Аңа күз атучы егетләр арасында җыр-биюгә осталар, --- колы булырга әзерләр дә күп иде. Р.Айзатуллин. Акйолдызлар, Аййолдызлар һәм башка йолдызлар, сокланып, хәйран калып күз ата сиңа. М.Кәрим. Күз атып йөрү Кемне дә булса яратып йөрү, кемгәдер гыйшык тоту. Ул чакта яшерен күз атып йөргән кызы Гөлфия дә, укытучысы Нурия апа да аңа математика факультетына керергә киңәш бирделәр. Р.Айзатуллин. Кем белә, авылда күз атып йөргән берәр ярлы-ябагай кызыгып куеп, эшне бозуы да бар. Ф.Яхин. Күз ачарга да бирмәү Бик каты кыстау; ашыктыру, кызулату. Күз ачарлык (та) түгел к. күз ачкысыз. [Әхмәдулла:] Ай-яй буран, станциядән чыгып бераз киткәч тә шундый күтәрелде, күз ачарлык та түгел, көчкә килеп җиттем. А.Шамов. Күз ачкысыз Бик көчле, бик каты (буран, кар һ.б.ш. тур.). --- Казанның Яңа бистәсендә --- яңгыр яуса, тездән пычрак, коры айларда күз ачкысыз. Ш.Рәкыйпов. Бөтен дөньяны кар баскан, күз ачкысыз буран, кар көртләре; шулай да кайдадыр яз сулышы сизелә ---. Г.Әпсәләмов. Чиләкләп яңгыр яуганда да, күз ачкысыз кышкы буранда да ул район үзәгеннән почта ташый иде. И.Юзеев. Күз ачмаслык к. күз ачкысыз. Күз ачмый Ялсыз; туктаусыз. Күз ачмый эшлибез менә. Һаҗәр кызулый. Тәмәке дә тарткан юк иде әле. К.Тимбикова. Күз ачу Туу, дөньяга килү. Мин – чыра яктысында күз ачкан бәндәмен. М.Кәрим. Күз ачылу Берәр нәрсәне аңлый башлау, дөреслекне төшенү, тану. Кешенең күзе кайчан ачыла? Тугандамы, дөньяның матурлыгына, зурлыгына хәйран калып гаҗәпләнгән чактамы, әллә йөрәгенә мәхәббәт уты бәреп кереп сулышларын кыса башлагандамы? Ф.Яруллин. – Таисия Ивановна, гафу, сез ялганчы түгел! Хәзер күзем ачылды ---, – дип, Шамбутский Комзинаны туктатмакчы булды. М.Насыйбуллин. – Сез аңламадыгыз мине... Мин үзем дә дөм-сукыр булганмын... Менә күзем ачылды хәзер... Ачылды, [– диде Фәрдәнә]. Х.Сарьян. Күз ачып йомган арада к. күз ачып йомганчы. Гайфулла --- күз ачып йомган арада --- ымсындыргыч сихри көч ташып торган гәүдәне күкрәгенә кысты. Ф.Яруллин. Тормышның кануны шундый инде: бер ел эчендә генә түгел, күз ачып йомган арада да дөньядагы барлык җанлы-җансыз нәрсә күпмегәдер үзгәреп өлгерә. Ә.Еники. Сөембикә күз ачып йомган арада Миңзаһитның алдыннан шуып төшеп, колготкиларына үрелде. Ф.Садриев. Күз ачып йомганчы Бик тиз арада; кинәт. Бер малайның бил каешын сорап алды да шуны бишкә ярып телде, күз ачып йомганчы бишле камчы үреп --- куйды. М.Мәһдиев. Берничә ир тагын өй эченә кереп китте. Күз ачып йомганчы карчыкны күтәреп тә чыктылар. С.Шәмси. Мин машина бүлегенә шалтыраттым. Берәр хәтәр хәл булды дип аңладылар, күрәсең, күз ачып йомганчы йөгереп менеп тә җиттеләр. М.Юныс. Күз ачып, күз йомганчы к. күз ачып йомганчы. Күз ачып, күз йомылмау к. күз ачып йомганчы. Күз ачып күз йомылмады, арба яшел урман эченә кереп чумды. Г.Исхакый. Күз ачырмау Кемне дә булса бик нык әрләү, битәрләү, тиргәү. Сәми миңа текәлеп карап торды да: «Син кукурузны монда кыстырма, яме?» – диде. Күз дә ачырмый бу. Т.Таһиров. Эштә халык күз ачырмый. «Шакир кода, туйлар ничек узды?» – дип көләләр. Р.Айзатуллин. Җәннәт, зәһәр, шуны сизеп алган, ул Хәернисадан мыскыллап көлеп, күзен ачырмый башлады. Г.Әпсәләмов. Күз аша үтү Кемнеңдер тикшерүенә тап булу. Ул – хуҗа, базарның абруе ---. Ерак Көнчыгыш тайгасыннан урланып монда килгән кыйммәтле кеш тиреләре дә, сусар, җофар мехлары, үз төбәгебездәге вак-төяк җәнлек тиреләре дә иң әүвәл аның күзе аша үтә. А.Гыйләҗев. Күз әлҗе-мөлҗе килү Берәр хәлдән күз аллары чуарлану, күз аллары караңгыланып-томаланып китү. Аракыдан күзләре әлҗе-мөлҗе килә башлаган Сәет, ярым пышылдап, Афзалга болай диде: ---. Ф.Яруллин. Кояшның кыздыруына чама юк, эссе тыгыз һава күкрәкне кыса, күзләр әлҗе-мөлҗе килә иде. Р.Зәйдулла. Бар тәне кызыша, башы әйләнә, колаклары шаулый, күзләре әлҗе-мөлҗе килә иде аның. Т.Әйди. Күз әсәрләнү Нинди дә булса хәбәрдән, хатирәдән, хисләрдән яисә эчке киеренкелектән күзләр зур булып ачылу. Әгәр дә кодрәтеннән килсә, ул [Галкин] Хаҗины әллә нишләтергә дә әзер ---. Күзләре әсәрләнгән, тешләре кысылган. М.Хәсәнов. Күз бәйләнү Караңгылану, эңгер-меңгер вакыт җитү. Җиде чакрымдагы Зиреклебашка караңгы төшеп, тәмам күз бәйләнгәч кайтып җиттеләр. Ә.Еники. Кичке тугызда китапханәдән чыктым. --- Күз бәйләнгән чак. М.Юныс. Инде тәмам күз бәйләнгәч, йөрәгендә кузгалган давыл басыла төшкәч, Билал яңадан өйләре янына әйләнеп килде... М.Вәли. Күз бәйләү к. күз буу. Күз белән айкау к. күз белән сөзү. Исендә әле: ул бик озак исәңгерәп торды, күзләре белән мәҗлесне айкады: кем өчен, кем өчен? Р.Зәйдулла. Прокурор --- күзләре белән кунакларны айкап чыкты, әмма Халитов күренмәде. Р.Мирхәйдәров. Күз белән ашау к. күз белән капшау. --- мин резервтагы батальонда «Яшь солдат курсы»н үтә идем. Шул чакта ефрейтор Мудрецов, командир каршында торганда, аны «күз белән ашарга кирәк» дип өйрәтә иде. М.Юныс. Әнисе белән янәшә урнашкан Әсма Гөлчирәне күзләре белән ашардай булып утырды. Х.Сафина. Күз белән бораулау Дикъкать белән карау, бик җентекләп карау. Нишләп яшел күзләре белән һаман Сәвиләне бораулый? Кием үлчәме алганда тегүче дә болай тикшермидер. Н.Гыйматдинова. Үземнең рентген аппараты булып тумаганыма уфтанып, тагын да халатны күзем белән бораулап киттем. Р.Кәрами. Күз белән капшау Бик бирелеп, игътибар белән карау. Кайнананың күзенә күренер хәл юк, күзе белән корсакны капшый башлый. Ф.Яруллин. Бер алдыма, бер артыма чыгып, мине күзе белән баштанаяк капшап карады. М.Кәрим. «Кияүдә микән, ир дигән кемсәсе ниндирәк бәндә икән?» дип, күзе белән генә ишегалдын капшады. Н.Гыйматдинова. Күз белән каш арасында Бик якында. Авылында, каласында һәр кешедән сора: Күз белән каш арасында Курку басып тора. Г.Афзал. Күз белән сөзү Кемне яки нәрсәне дә булса бик җентекләп карау, бик нык карау. Тагын күпме эшлисем бар икән дип, караңгыда эшләгән мәйданны күзләре белән сөзеп азапланмаячак... Ф.Хөсни. Бөтен өй эчен күз белән сөзеп чыктык. Г.Кашшаф. Күз белән тишү к. күз белән бораулау. Дамир, күзе белән тишәрдәй булып, Галимнең киң җилкәсен бораулады. Н.Гыйматдинова. Күз бетәштерү к. күз бетерү. Төннәр буе күз бетәштереп китап өстендә утырыр. Г.Ахунов. Күз бетәшү к. күз бетү. Күз бетерү Күзнең күрү сәләтен бик нык киметү, күзне бозу. Абыйларыңның ярман сугышында шәһит китүе кайгысыннан әниеңнең чәчләре бүздәй агарды, инде хәзер сине сагынып яшь коя, күзен бетерә. Т.Әйди. [Равилнең әнисе:] «Күз бетереп, шул шайтан сабагын укып утырганчы, чабата ясап сатсаң, мең мәртәбә әйбәтрәк булырые!» – дип, гел сукранып тора. В.Нуруллин. Күз бетү Күзнең күрү сәләте бик нык кимү, күз бозылу. Еламасана, әни, мин киткәнгә, Күз генәең бетәр яшь белән. Җыр. Күз бозу к. күз бетерү. Панкратов укудан туктап, Коля янына килде. – Җитәдер инде? Берни күреп булмый, күз бозудан ни мәгънә, – диде. Җ.Тәрҗеман. Бүлмәгездә караңгы, караңгыда күзегезне бозасыз бит, диеп кисәтү ясаган кызга карап елмайды --- егет. Йолдыз. Күз булмау Күзәтүче, караучы булмау. Зәйтүн, үзенә күз булмаганнан файдаланып, чолан идәненнән өч литрлы банка белән җиләк вареньесы алып керде ---. А.Гыйләҗев. Күз буу 1) Сихерләү; 2) Гипнозлау, гипнозга дучар итү. --- аның [Алиның] егерме дүрт яшьлек улы безгә әйләнмәле станокта --- юеш балчыктан, күз буган кебек, соклангыч матур чәйнек ясап күрсәтте. М.Галиев; 3) Ялганлау, алдау. Кайбер сатучылар күз буарга да оста булалар бит... М.Юныс. Өч мең сум акча күз алдында эреп юкка да чыкты. Ничек шулай күз буарга өйрәнгән диген син аны. Х.Ибраһим. Мин бит Булатыңны үтерергә җыенган идем. Зур акчалар күзне буды, аңны томалады. Н.Гыйматдинова. Күз буучы 1) Сихерче. [Әхмәт:] Җиде кат җир астында елан йөргәнне сизүче, күз буучы, кешенең киләчәген күрүче мин буламын. Д.Аппакова; 2) Гипнозчы; 3) Аферист, махинатор. Спирит сеанслар, күз буучылар, явыз убырлар, сихерчеләр турында ишетеп кенә белгән участковыйның бу сәер күренештән тез буыннары калтырады. Х.Ибраһим. Күз буяу Алдау, кемнән дә булса дөреслекне яшерү; юкны бар итеп күрсәтү. Үз гомереңне күз буяуга әрәм итү ифрат та аяныч, әлбәттә. Ф.Садриев. Тәҗрибәле диңгезче эшли дә белә, кирәк чакта күз буярга да ифрат оста. М.Юныс. Әле менә безнең армия немецларны пыр туздырып куарга тотынгач, [союзниклар] күз буяр өчен генә дигәндәй, кыймылдый башлаган булдылар. Ә.Еники. Күз буяучы Алдакчы, ялганчы, юкны бар дип күрсәтүче. – Бер кочаклап, бөтен йорт-җиремә хуҗа булмакчы икәнсең! --- «Өйләнәм», имеш. Күз буяучы! – [диде Таешова]. М.Насыйбуллин. Күзгә ак-кара күренмәү 1) Бернәрсәгә дә игътибар итмәү. Гомумән, ул соңгы көннәрдә телдән калды, күзенә ак-кара күренмәс булды. М.Хәсәнов. Җәмилә апа: «Кызым, хәерлегә булсын, күзеңә ак-кара күренми бугай», – диде. Т.Таһиров; 2) Начар белән яхшыны аермау, бернәрсә дә аңламау. [Әпипәнең] күзенә ак-кара күренми, --- әллә нинди бер нәмәрсәгә ияреп читкә китәргә йөри. Г.Бәширов; 3) Бик каты ачудан яки куркудан ни эшләгәнне аңламау, берни белән исәпләшмәү. Күзенә ак-кара күренмәгән Мөнирҗан, кулына эләккән беренче әрҗә белән, Рәмзиягә кул сузучы адәм актыгына орды. Н.Әхмәдиев. Күзгә ак төшү Күрмәмешкә, сизмәмешкә, белмәмешкә салыну. – Судьяның уң кулына алтын төртсәң, күзенә ак төшә, шуны оныттыңмы әллә, балдыз? – диде Фәйзулла, ачы көлемсерәп. Г.Әпсәләмов. Күзгә ат тоягы күренү Каты бәрелү-сугылудан күз алдында ялт-йолт утлар уйнаган кебек булу. Ә мин --- баскан урынымда бер әйләнеп чыгарга өлгердем микән, син борын төбенә шундый итеп ямадың: күзгә ат тояклары күренде. М.Галиев. Күзгә бәрелү 1) Күзгә күренү; игътибарны үзенә җәлеп итү. Гаҗәп, Фәния белән Гүзәл арасындагы охшашлыклар күзгә бәрелеп тора икән ләбаса: икесендә дә түп-түгәрәк йөз, сап-сары чәч, сөрмәле зәп-зәңгәр күзләр, төз аяклар. Г.Галиева. Биредә һәрнәрсә --- «Мине күрәсеңме?!» дигәндәй чекерәеп, күзгә бәрелеп тора ---. С.Шәмси. Үтә күренмәле нейлон аша хатынның һәр әгъзасы «карагыз, мин монда» дип кычкырып, күзгә бәрелеп тора. М.Юныс; 2) Ачык сизелү, беленү. Күзгә бәрелеп тормаган нәрсәне хәтер тизрәк оныта. Ф.Яруллин. --- Алтын Урда ханының олуг хан Гүйәккә буйсынмавы күзгә бәрелергә тиеш түгел. М.Хәбибуллин. Әмма, читтән караганда, Сәрвәрнең батырлыгы күзгә бик тиз бәрелә. К.Тимбикова. Күзгә бәреп 1) Ачыктан-ачык, турыдан-туры; тартынмыйча (әйтү, сөйләү). Ә менә Баракчи хатын... Ул – Гүйәк хан тарафдары, күзгә бәреп әйтмәсә дә, аны яклый. М.Хәбибуллин. [Зөфәр:] Җүләргә санап утырма инде, әти! Әйтәсеңне боргаланмый гына, күзгә бәреп әйт тә бир... Җ.Дәрзаман. Беркемнең дә яхшы ягын күрми, дөрес дип, күзгә бәреп әйтүчән. Ш.Галиев; 2) Ачыктан-ачык, берни яшермичә (яшәү тур.). Безнең халык шулай, шәп итеп, күзгә бәреп яшәргә ярата. М.Мәһдиев. Күзгә йокы кермәү Йоклый алмау, йокысызлыктан интегү. Йокы керми күзгә төннәр буе, Ничәнче көн инде кич-иртән Ак мендәргә башым куйдым исә, Бала елаганны ишетәм. М.Әгъләмов. Ә башында уйлары тубалга япкан күч кебек. Бөтенесен тәртипкә салып, бер җепкә тезмичә, күзгә йокы керәсе юк. Ф.Галиев. Саимә --- әйләнде-тулганды, тәрәзә челтәре аркылы кергән ай нурларыннан качып та карады, күзенә йокы кермәде. Г.Галиева. Күзгә йокы тулу к. күзгә йокы эленү. Мин дә көттем-көттем дә, күзгә йокы тулгач, аудым. Н.Гыйматдинова. Күзгә йокы тыгылу к. күзгә йокы эленү. Шәмси акыртын гына кәнәфигә утырды. --- аның күзенә йокы тыгылды. Г.Исхакый. Күзгә йокы эленү Йокы килү. Күзгә туктаусыз йокы эленә. Утырып, ял итеп алганда да ярар иде. Сөембикә. Күзгә карап алдау к. күзгә карап җан сату. [Кунаклар:] Күзгә карап алдалыйсың. А.Алиш. Күзгә карап җан сату Ачыктан-ачык алдау, алдалау, оятсызларча ялганлау; хәрәмләшү. [Рамай:] Их, Сабир абзый, күзгә карап җан сатучылар, дип әйтәләр иде сезне, дөрес икән. Т.Гыйззәт. Күзгә карап тану Күрәләтә, булганның киресен раслау. Күзгә карап тору Кемгә яки нәрсәгә дә булса буйсыну, бәйле булу; кемнең дә булса көенә, җаена тору. Карале, малай, һаман бер стипендия күзенә карап утырмассың бит инде. Җ.Дәрзаман. Күзгә карап ялганлау к. күзгә карап җан сату. – Алаймыни? Нинди вөҗдансыз ялганлау, күзгә карап ялганлау, чытырдатып ялганлау!.. – дип уйлады да мәсьәләне дәвам иттермәкче булды. Ф.Әмирхан. Күзгә карап яту к. күзгә карап тору. «Ну артист, – дип уйлады Гайфулла, – шәһәрдә дә Кәбирчигенең күзенә карап ятмыйдыр бу. --- Авылда чакта Хафиз белән дә араларында нидер булган, дип сөйләгәннәр ие». Ф.Яруллин. Күзгә карап яшәү 1) Тату, дус, бер-берсен аңлап, яратып, хөрмәт итеп яшәү. Бер-берләренең күзләренә генә карашып яшиләр. Ф.Яруллин; 2) к. күзгә карап тору. Самат та, өйләнгәннән соң үзгәргәннән-үзгәреп, --- үз фикерен әйтә торган ир-егет урынына хатын күзенә карап --- яши торган бозауга әйләнде. З.Зәйнуллин. Мәгънәсез икән, үсмәсен ир! Эшләсен, мал тапсын, ләкин үсмәсен. Бер хәлдә, күземә карап кына яшәсен. А.Гыйләҗев. Күзгә каратып тоту Кемне дә булса үзенә каратып тоту, буйсындырып тоту. Күзгә кереп тору 1) Үткен, чая булу. Бер дә шәһәрдән килгән димәссең үзен [кунак кызын]... Әмма авылныкы да түгел, бөтенләй башка – күзеңә кереп, чәчрәп тора, дигән уйлар бер-бер артлы йөгереште хуҗа хатын күңеленнән. Р.Мөхәммәдиев; 2) Күренеп, беленеп тору. Авыл кешесенең байлыгы, ярлылыгы, уңганлыгы, ялкаулыгы ихатасының бөтен ноктасыннан күзгә кереп, кычкырып тора. А.Гыйләҗев. Күзгә керерлек булып Бик нык йотылып, текәлеп (карау, тыңлау). Күзгә керердәй булып к. күзгә керерлек булып. Бизәнеп-ыспайланып чыгып киткән Харрас Солтания янына барып кергәндер, тегесе, күзенә кереп китәрдәй булып, Харраска карап чекерәеп утырадыр. К.Тимбикова. Күзгә көл сибү к. күзгә төтен җибәрү. [Шүрәле:] Син, егет, күзгә көл сибәргә яратасың кебек. Д.Аппакова. Күзгә көя булу Берәр кешенең яки берәр нәрсәнең күңелгә начар тәэсир итүе, кәефне бозуы турында. Мәйданнан халык таралышканда, Фарукҗанның бер кырыйда Тураев, Аксолтановлар белән сөйләшеп торуы исә бигрәк тә аның күзенә көя булды. Т.Әйди. Күзгә күзне кую Кара-каршы утыру. [Зөһрә:] Күзгә күзем куеп, төн утырып Барлык серләремне сөйләрмен. Ф.Бурнаш. Күзгә күзне терәү Кара-каршы тору. --- шулай берсе тәрәзәдә, икенчесе урамда күзгә күзне терәп торгач, Вәзиләнең «ничек булды соң?» дип сорыйсы килде ---. А.Гыйләҗев. Күзгә күренеп Күз алдында; сизелеп, беленеп. Шушы көннән институтта тормыш күзгә күренеп үзгәрде. Ф.Яруллин. Соңгы көннәрдә тулай торак күзгә күренеп җанланды, киләсе студентлар килеп беткән, бүлмәләренә урнашканнар иде инде. Х.Ширмән. Мөҗипнең азык запасы күзгә күренеп кимеде. Х.Ибраһим. ...Йөзе агарып, беләген канлы чүпрәк белән урап кайткан көннән бирле иренең күзгә күренеп үзгәрүен, үз эченә бикләнүен, --- күргән саен, Гөлйөземнең үзәге өзелә ---. Ф.Латыйфи. Күзгә күренерлек Сизелерлек, беленерлек; игътибарга лаек. [Гамбәр]: Минем хет күзгә күренерлек эшләрем бар – тотып карарга мөмкин. З.Хәким. --- шуның өстенә электән саклык ашлык-фәлән дә булмаганга күрә, безнең тормышның матди ягы да күзгә күренерлек рәвештә түбән китте. М.Гафури. Күзгә күренү 1) Кемгә дә булса очрау. – Менә шәп булган, – диде карт, инде байтактан күзгә күренмәгән кызы килеп чыгуга сөенеп, --- кызын өйгә чакырды. С.Шәмси. Искәндәр белән Сөмбел өйләнешкәч, Рүдәл бөтенләй күзгә күренмәс булды. Р.Вәлиев. – Күзеңә хатының җен булып күренгәндер, күбрәк йөр әле янына! – диючеләр дә булды. Х.Ибраһим; 2) Ялгыш күренү; 3) Нинди дә булса әсәрнең яки тулы бер китапның басылып чыгуы, дөнья күрүе. Ошбу көннәрдә китапчылык галәмендә ике гүзәл әсәр күзгә күренде. Г.Камал. Күзгә кырып салырга да к. күзгә кырып салырлык. Ул үзе тапкан малга үзе хуҗа икәнен, алканы Хәй Фәләхинең күзенә кырып салырга да бирмәячәген расларга тырышты. К.Тимбикова. Күзгә кырып салырлык Аз гына да, азрак та; бөтенләй. Авылда күзгә кырып салырлык та яшьләр калмады, барысы шәһәргә качып бетте. Р.Вәлиев. Заманында тавышларыннан каланча селкенеп, калае зең итеп торган авылда ир заты дигәннәр күзгә кырып салырлык кына калган иде. Н.Әхмәдиев. Күзгә ташлану Бик ачык күренү, игътибарны җәлеп итеп тору. Якыная төшкәч күрәм: иң түр почмактагы кечерәк кенә өстәл янында өч кыз утыра. Алларында ике шампан шешәсе ---. Шоколад һәм кыйммәтле сигара савыты да күзгә ташлана. М.Вәли. Утларны кабызып җибәргәч, өйнең иркенлеге шундук күзгә ташланды. Ф.Яруллин. Гади, бераз кырысрак диңгез тормышыннан соң мондагы яшәүнең үзгәлеге аеруча күзгә ташлана. М.Юныс. Күзгә ташланырлык Игътибар итәрлек, күзгә күренерлек. --- Хак Тәгалә диннең тәгълиматларында күзгә ташланырлык хаталар күргән иде. М.Хәбибуллин. Күзгә текәлү Текәлеп карау, күзгә дикъкать белән карау. Егет минем күзләремә текәлде. Ә.Еники. Яшькелт утлар яңадан Гөлкәйнең күзләренә текәлделәр. Х.Ширмән. Ул ---, башын бераз кыңгыр салып, эчкерсез бер елмаю белән күзләремә текәлде. Г.Галиева. Абыйлар бар, энеләрем... Алар да әнә әтинең күзенә текәлгәннәр. Р.Мөхәммәдиев. Күзгә терәп әйтү к. күзгә бәреп әйтү. Бу юлы, димәк, батырлар табылган, Маликның күзенә терәп әйткәннәр. И.Гази. Күзгә терәп сөйләү к. күзгә бәреп әйтү. [Йөзлебикә] Сәйфинең эчеп йөрүләрен күзенә терәп сөйләп китте. Г.Бәширов. Күзгә терәү сугу Бик авыр, кыен, уңайсыз хәлгә калдыру. Күзгә төбәлү к. күзгә текәлү. Хәтерлим, мин шунда каушап тирә-юнемә карандым, нишләргә кушасыз дигән сымак, укытучының күзләренә төбәлдем. Р.-Н.Гүнтәкин. Күзгә төртелү к. күзгә бәрелү. Аксолтанов бераз уйланып торгач: – Ә син, җанкисәккәем, нигә шундый уйга килдең әле? – дип елмайды. – Һәр нәрсә күзгә төртелеп тормый ул. Т.Әйди. Милләтләр белән санлашмау һәрнәрсәдә күзгә төртелә. Сөембикә. Күзгә төртсәң күренмәс(лек) Бик нык караңгы, дөм караңгы. Тышта күзгә төртсәң дә берни күренмәслек караңгы. Н.Әхмәдиев. Фомичёв тәрәзәгә күз төшереп ала: анда күзгә төртсәң күренмәслек караңгы, җил улый. Ф.Галиев. Җилле-яңгырлы көннәре, күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төннәре белән көз дә килеп җитте. М.Хәсәнов. Төшсә, су төбе кап-караңгы, күзгә төртсәң күренмәслек бер хәлгә килгән, ди. Әкият. Күзгә төртү Әйтеп тору, гаеп итеп күрсәтү. Тапланган биография белән командалык итү гаять кыен. Санга сукмыйлар. --- Биографияңне күзгә төртәләр. Х.Камалов. Күзгә төтен җибәрү Алдау, ялганлау. Мөгаен, ул, юлдашына караганда, эшне төплерәк беләдер. Тегесенең күзгә төтен җибәрүе бар. Г.Әпсәләмов. [Таштимер:] Сез күзгә төтен җибәрмичә, аныгын гына әйтегез: үзегез кемгә хезмәт кыласыз: Фәйзулла Хуҗаев гөруһынамы, әллә... Т.Әйди. Ә Сәкинә Бариевна --- авыруларны битәрли: – Кем янына килдегез, аңгыра сарыклар?! Шарлатан бит ул, күзгә төтен җибәрүче!



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә