КҮГЕЛҖЕМЛӘНҮ ф. 1) Күгелҗем төскә керү, күгелҗем төс алу. --- врач: «Кызым, иң авыр кайгы көтә сине. Әниеңнең йөзе күгелҗемләнде, җир тарта аны», – дигән иде. К.Тимбикова. Аның бите-йөзе бурлаттай кызарган, муен тамырлары исә күгелҗемләнеп бүртеп чыккан иде. Э.Касыймов. Антонина Андреевнаның йөзе бер күгелҗемләнеп кызарды, бер көлсу төскә керде ---. Г.Галиев

2) Күгелҗемләнеп күренү. Чирәм буйлап күгелҗемләнгән самавыр төтеннәре дә хәзер күренми. К.Нәҗми. Машина, күгелҗемләнеп, каракучкылланып яткан Алка күлне урап, үзәк усадьбага керде. И.Салахов

Күгелҗемләнә башлау Аз гына күгелҗемләнү

Күгелҗемләнә бару Торган саен ныграк күгелҗемләнү

Күгелҗемләнә төшү Беркадәр, бераз күгелҗемләнү

Күгелҗемләнеп бетү Бөтенләй, тулысынча күгелҗемләнү

Күгелҗемләнеп калу Ниндидер сәбәпләр аркасында күгелҗемләнү. Мәхмүтнең --- йөзе дә күгелҗемләнеп калган. К.Тимбикова. Инә, җеп белән булашкан арада, егеткә күз төшереп алам, ул отыры агара бара, --- күгелҗемләнеп калган иреннәре дерелдәп тора. Г.Галиев

Күгелҗемләнеп китү Кинәт күгелҗемләнү. Ерактагы кара урман, ничектер, күгелҗемләнеп, яшәреп китте. Г.Гобәй

Күгелҗемләнеп тору Күгелҗемләнгән хәлдә булу; күгелҗем булып күренү. – Әнә теге полосадан, – дип, еракта күгелҗемләнеп торган агачлыкка ымлады Вәлишин. М.Маликова. Якында гына биек Кавказ таулары күгелҗемләнеп тора. Ә.Галиев. Фәридәнең --- җепсел кан тамырлары исә үтә күренмәле нәфис тиресе астыннан күгелҗемләнеп бүртеп торалар иде. Р.-Н.Гүнтәкин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә