КҮГЕЛҖЕМ с. 1) Беркадәр күк, көлсу күк. Шушы биеклек өстеннән кайсы якка гына карасаң да, җәелеп яткан аксыл иген кырлары, яшел үзәннәр, күгелҗем урманнар --- күренә иде. Ә.Еники. Иртән торганда, йөзе талчыккан, күз төпләренә күгелҗем күләгәләр яткан иде. С.Шәмси. Күпердән өстәрәк Агыйделгә кушылган пычрак байтак арпаны күгелҗем итеп, туңдырмый ята икән. С.Шәрипов 2) Кайбер зоологик һәм ботаник терминнарның состав кисәге. Күгелҗем суүсемнәр. Күгелҗем акчарлак 3) Башка бер төскә берникадәр күк төсмер кушылуын белдерә. Харис аның плащ җиңеннән тырпаеп чыккан кулларына карады да имәнеп китте: йодрыклары күгелҗем кызыл тукмак кебек, тырнаксыз бармаклары кәкрәеп каткан. М.Маликова. --- Ибрай Зәкуанов сарык суйган, аны лапас өрлегенә бәйләнгән тияккә асып тунаган, күгелҗем миләүшә төсендәге эчәкләрен озынча тагаракка савып төшергән ---. Ә.Гаффар. Тәбәнәк кенә, каратутлы какча йөзле бу кешенең күз төпләренә, арганлык галәмәте булып, күгелҗем сары күләгәләр яткан ---. А.Гыйләҗев |