КҮГӘРЧЕ’Н СӨТЕ и. 1) бот. Казаякчалар семьялыгыннан, күк яки ал чәчәк ата торган үсемлек; испәрәк; русчасы: живокость; шпорник 2) күч. сөйл. сир. Аракы, спиртлы эчемлек. --- Мөбәрәкша карт --- астан бер шешә сузды. – Моның нәрсәсен яшереп торасың инде, төбендә генә калган лабаса! – диде Мәүлия. – Күгәрчен сөте аз булганга кадерле ул, җитмәгән тагын! – диде карт. Ә.Гаффар 3) күч. сөйл. Бик сирәк очрый торган әйбер турында. Анда Сорочига кердем мин кайтышлый, җылан мөгезе белән күгәрчен сөте дә табарга була. М.Мәһдиев. – Нәрсә кирәк чибәр ханымга? – диде ул четердәп ---. – Күгәрчен сөте дә табып бирә алам. Р.Зәйдулла |