КҮГӘРЧЕ’Н КҮЗЕ и. бот. Кыярчалар семьялыгыннан урманнарда, болын, сазлык, далаларда чүп үләне буларак очрый, кечкенә генә күк чәчәкләр ата торган үләнчел үсемлек; гөлкәй чәчәк; русчасы: незабудка. Язның иртә чәчәкләрен казаяк, энҗе чәчәк, тузганак, күгәрчен күзе алыштырды. К.Тәхау. Үләнчел үсемлекләр дә аз түгел, монда казаяклар, күгәрчен күзе, яраннар һәм башка төрле үсемлекләр үсә. Биология. Бик матур поляр мәкләре, күгәрчен күзе, алтын туй үләне, күкчәчәкләр төньяктагы шәһәр һәм посёлок бакчаларын бизиләр. Ботаника



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә