КҮГӘРЧЕН и. 1) Күгәрченсыманнар отрядыннан, дөньяның барлык җирләрендә диярлек таралган, гадәттә, соргылт күк яки ак төстәге кош. Хәзергә тынып торсалар да, өй түбәләрендә, кәрниздәге ояларында – күгәрченнәр. Алар иртәгә яңадан гөрләшә башлар.Ә.Баян. Айлар, еллар үтте, --- яланнарны ягы-ягы белән сарут басты, хәтта, авылда күгәрченнәр кимеп, каргалар ишәеп киттеләр. Ә.Еники. Хатын-кыз, ду кубып, күгәрчен балалары сыман, аның тирәсендә бөтерелә башлый. Р.Вәлиев 2) күгәрченем, күгәрченкәем күч. ирк. Күбесенчә хатын-кызларга иркәләп әйтү сүзе: «сөеклем», «кадерлем» мәгънәсендә. – Бу – минем сөекле хатыным Эльзаны көтә, – дип күрсәтте Гата бизәлгән караватны. – Шул күгәрченем кайтканчы, Гата абыең идәндә шинель җәеп йоклаячак. М.Мәһдиев. Тәмәке тартырга чыккан идем, официантка читкәрәк әйдәде. Харап буласың, күгәрченкәем, бәйләнмә шул проституткага, дигән була. С.Шәрипов. Машина --- иркен ишегалдына керде, милиционерлар, төшеп, кызлар утырган ишекне ачтылар. – Я, күгәрченкәйләр, төшегез, килеп җиттек, – диде аларны озата килгәне. Х.Ширмән ◊ Күгәрченнәр кебек Бик дус яшәү, бик тату (яшәү). [Гайнулланың] унөч ел бергә күгәрчен кебек гөрләшеп гомер иткән Саҗидәсен күрәсе килде. А.Әхмәт. Күгәрченнәр кебек гөрләшеп к. күгәрченнәр кебек. Ул бит Әскәй кырларында иген игеп, мал-туар асрап, гаилә корып, хатыны, бала-чагалары белән күгәрчендәй гөрләшеп яшисе кеше иде. Н.Әхмәдиев. Күгәрчен кебек (күгәрчендәй) гөрләү Җай гына, бик ягымлы итеп сөйләү. Староста гаҗәеп чибәр, һәркем белән күгәрчендәй гөрләп сөйләшә ---. Ф.Садриев. Торалар болар икесе шулай сөйләшеп, елмаешалар, күгәрчен кебек гөрләшәләр. Ф.Галиев. Күгәрчен сөте генә булмау Җитешлекне, муллыкны, байлыкны яки табынның бик бай әзерләнгәнлеген белдергәндә кулланыла. Өч-дүрт җирдә базар, аннары Ага базар үзе ни тора. Анда күгәрчен сөте генә булмаса булмыйдыр. М.Хәбибуллин. Күгәрчен сөте дә булу к. күгәрчен сөте генә булмау. Аның чемоданында, хет ышан, хет ышанма, валлаһи дип әйтәм, күгәрчен сөте дә булгандыр. Г.Мөхәммәтшин. Күгәрчен теле кадәр Зурлыгы, күләме, үлчәме бик кечкенә булган. ...Үтте бер атна, үтте өч атна, --- әмма аңардан күгәрчен теле кадәр дә хат кисәге килмәде ---. Э.Касыймов |