КҮГӘРҮ ф. 1) Күк төс алу, күк төскә керү. Мин кат-кат башымны селектем: «Кирәкми, кирәкми», – дидем, күгәргән иреннәремне чак тибрәтеп. Ә.Еники. Яңа ел алдыннан авылга Әлфред килде, аның инде күгәргән, тырналган урыннары беткән, ул тәмам элекке хәленә кайткан иде. Ф.Яруллин. --- абыйсы, йөгереп барып, сандыкны ачып карады. Карады да катып калды. Аның йөзе бер агарды, бер күгәрде. Н.Әхмәдиев

2) Дымлылыктан, җылыдан һ.б.ш. сәбәпләрдән нәрсәдә дә булса күгәрек барлыкка килү. Завод кибетендә ите – сөрсегән, бәрәңгесе – өшегән, оны күгәргән була. Г.Әпсәләмов. Алар полиэтилен капчыкка күгәргән арышны да, бодайны да тутыра барганнар иде. Ф.Садриев. --- ачлыктан --- нибары ике кеше вафат булган. Алары да, әйтелгән сүзгә колак салмыйча, күгәргән башак онын кулланудан килеп чыккан. Г.Сәгыйров

3) диал. Тутыгу. Эретеп ябыштырып эшләнгән металл чардуган. Тимерләре инде күгәргән. М.Мәһдиев. Зыятдин карт тал башындагы каргалар каркылдашуын шомланып тыңлады, яргыч ишеген шыгырдатып япты, сушилканың күгәргән йозагын тотып карады. Р.Вәлиев. Алтын дип йөргәнем бакыр икән. Күгәргән бакыр! М.Насыйбуллин

4) күч. Тормыштан артта калу, ил-көн хәлләреннән хәбәрдар булмау. Талантлы һәм перспективалы спортсменның Язкилдедә күгәреп ятырга калуына һич тә ышанасы килмәде аның! А.Гыйләҗев

5) күч. сөйл. Ваемсызлану, рухи ярлылану. Мондый бөдрә язларда кемнең генә йөрәге дәртләнмәс икән. Нигез ташы белән бергә күгәреп каткан, мүкләнгән йөрәкләр генә дәртләнмәсә дәртләнмәсләр. А.Шамов. [Карт солдат:] Ачлы-туклы салкын окопларда ята-ята, безнең йөрәкләргә йон үсеп, күгәреп бетте инде. М.Гали

Күгәргән калай Булдыксыз, кыюсыз, пешмәгән кешегә карата әйтелә. Күгәргән калай түгеллегемне расларга кирәк иде. Киттем җырчылар әзерли торган җиргә. Ф.Яруллин. Аларны күрү Нәҗип ише күгәргән калайга түгел, Вафа Сафич кебек ышанычлы затка да насыйп булмаячак. А.Гыйләҗев.

Күгәреп беткән Карлыккан (тавыш тур.). Озын йонлы карт этләр үзләренең күгәреп беткән тавышлары белән өрергә тотындылар. С.Җәләл

Күгәрә бару Торган саен ныграк, күбрәк күгәрү

Күгәрә башлау Аз гына күгәрү. Фураж да, солы да юк икән атларга, күгәрә башлаган салам белән җан саклап торалар икән бичаралар. А.Гыйләҗев

Күгәрә төшү Беркадәр, бераз күгәрү. [Бай:] Монда бер кибетчедән күгәрә төшкән он алган идек, шуны сезгә җибәрдек. Ш.Мөхәммәдев

Күгәреп бару Әкренләп күгәрү

Күгәреп бетү Тулысынча, бөтенләй күгәрү. Авыруның уч төпләре канап, күгәреп беткән ---. Ф.Садриев. Тимерчыбык чыдамас. Күгәреп беткәндер инде ул. Р.Вәлиев. --- Туктар, сәнәгенә кадалудан куркып, тырмаша-тырмаша печән арасыннан чыкканда, баш түбәсенә шалт итеп күгәреп беткән калай чәйнек килеп төште. Х.Ибраһим

Күгәреп калу Ниндидер бер эш, сәбәптән күгәрү, күгәргән хәлгә килү. ...Зәнфирә юри үпкәләгән булып читкә атлады, Ирек аның беләгеннән тотты. – Җибәр, авырттырасың, беркөнне дә күгәреп калган. Ф.Садриев

Күгәреп китү Тиз арада яки кинәт кенә күгәрү. Юк шул, гафу итә алмый аның улыннан ун яшькә олы булуын. Шуны исенә төшерсә, агу эчкәндәй, чырае сытылып, бер агарып, бер күгәреп китә. Г.Якупова

Күгәреп тору Күгәргән булып күренү. Ахрысы, сакал-мыек бик куе үсмәкчедер, нык кырылса да, [Шаһбазның] яңаклары, мыек урыннары бераз күгәреп торалар. Г.Ибраһимов. Аның яртылаш чал төшкән чәчләре, җыерчыкланып, күгәребрәк торган күз төпләре, маңгаендагы сырлар күп борчулар кичергәнен, җитәрлек ял күрмәгәнен әйтеп тора иде. З.Фәйзуллин

Күгәреп чыгу к. күгәреп калу. Ул һәммәсен аңлады, бәлки әле артыгын да уйлагандыр. Юка иреннәре күгәреп чыкты, йөзенә көл төсе керде, күз бәбәкләре кара бәрхет төсен алды. М.Маликова. [Ир кешенең] күпергән өске ирененнән кан саркый, уң күз төбе уч төбе кадәр күгәреп чыккан. Ф.Галиев. Сугыш алдыннан гына салып кергән яңа нарат йортның почмаклары да дымланып күгәреп чыккан әнә. Г.Әдһәм

Күгәреп яту Озак вакытлар дәвамында күгәргән хәлдә тору. Анда тик күгәреп яткан диңгез шикелле сахра гына күренә. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә