КҮГӘРЕНҮ ф. 1) Төрле яки бөтен җире күк төскә керү, күк төс алу; күгәрү (тән тур.). Аның кырынмаган чырае сулып җыерчыкланган, иреннәре күгәренгән иде. Вакытсыз картайган иде балакай... М.Маликова 2) Ачуланудан, нәфрәтләнүдән һ.б.ш. хисләрдән бит төсе нык үзгәрү, бозылу. Тегеләр, ачудан күгәренеп, бердәм рәвештә Хәйретдин агайны тетеп ташларга җыенганнар иде бугай ---. А.Гыйләҗев Күгәренеп бетү Тулысынча, бөтенләй күгәренү Күгәренеп китү Кинәт күгәренү. Күгәренеп китте Гөлсем апа, куллары калтыранды. Г.Гобәй Күгәренеп чыгу Тулысынча күгәренү. Мидхәт кулындагы чиләкне күрүгә, аның сирәк керфекле күксел күзләре зур булып ачылды, йөзе күгәренеп чыкты. М.Маликова |