КҮГӘРЕК и. 1. 1) Тиешле дымлылык һәм температура булганда органик матдәләрдә һәм предметларда барлыкка килгән соргылт күк яки саргылт соры төсле кунык. Вареньеда, бозыла башлаган алма яки апельсиндагы күгелҗем-яшел төстәге күгәрек элпәсе – пенициллның споралар барлыкка килү стадиясе ул. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Күгәрекләр дә гөмбәләргә керә. Аларның кайберләре шулкадәр кечкенәләр, шуңа күрә микроскоп аша карап кына күрергә була. Ботаника

2) Тәндә бәрелүдән, сугылудан һ.б.ш. механик тәэсирләрдән күгәреп чыккан урын. Хатынның ире алдында бернинди гаебе булмаса да, күз төбендәге күгәрекләр яңарып кына тора. Мәгърифәт

3) диал. Тутык

4) күч. Тормышта борчыган, комачаулаган, туйдырган нәрсәләр. Хәзер пролетариат, халыкның алдынгы көрәшчесе буларак, үзенең оешмасын ныгытырга, интеллигентлар оппортунизмының һәртөрле күгәреген үзенең өстеннән кырып ташларга --- тиеш. В.Ленин

2. с. мәгъ. Күк төсле. Илсөяр --- портретның аскы өлешендә ниндидер күгәрек таплар барлыкка килгәнлеген күрде. Ф.Яруллин. Арырак, камышлар эчендә, күгәрек саз суы күренә иде. Р.-Н.Гүнтәкин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә