КҮГӘН II и. бот. 1. Гөлчәчәклеләр семьялыгыннан ашарга яраклы күгелҗем җимешләр бирә торган чәнечкеле куак; дала әлүчәсе, кыргый слива; русчасы: тёрн. Күгән җиләк чәчәк ата, Акка күмеп тирәкне. М.Маликова. Безнең көнчыгыш районнарда дала чиясеннән башка тагын сирәк кенә дала сливасы яки күгән очрый. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Агуланганда яки ашказаны эшләмәгәндә, 50 грамм күгән агачы (терновник) чәчәген 1 литр суга салып кайнаталар һәм шуны чәй урынына эчәләр. Ватаным Татарстан

2) Шул куакның җимеше. Монда кызыл карлыган, күгән, күк җиләк, нарат җиләге, шикша үсә ---. А.Мифтахетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә