КҮГАГАЧ и. бот. Каенчалар семьялыгыннан, дымлы, известьле туфракта үсә торган агачлар, сирәк кенә куаклар ыругы; киң таралган төрләре гади күгагач, көнчыгыш күгагачы; русчасы: граб. Күгагачның куе ябалдашы баш очымда җилбер-җилбер килә иде. Р.-Н.Гүнтәкин. Катнаш урманнарда корычагач (ясень), күгагач (граб) үсә. Дөнья кисәкләре географиясе. Европаның көнбатышында климат йомшаграк, һәм биредә имәнле каенлыклар, имәнле күгагач (граб) урманнары һәм бүк (кара каен) урманнары өстенлек итә. Башлангыч география курсы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә