КҮБҮ ф. к. күбенү (2, 3 мәгъ.). Ләкин ул алып кайткан шешәләрдәге сыекчаны суыргач, баланың эче еш күбеп авырта иде. М.Маликова. – Минемчә, алар теге яки бу гарнизонда үзләренең йогынтысы хөкем сөргән зона булдырырга тырышалар, шулаймы, Мозаев? – Әмма чечен дәшмәде, күпкән аскы иренен генә ялаштырды ---. С.Шәрипов. Гел эчәсем килмәсә дә, бер чәшке ни җылы, ни салкын кайнаган су эчтем. Эч күпсә күбә инде, анысына гына түзәрмен. Р.Кәрами

Күбә бару Торган саен ныграк күбү. Бармагымнан йөзекне --- чыгара алмыйча иза чиктем. --- бармагым күбеп, йөзегем кысыла гына бара иде. Р.-Н.Гүнтәкин

Күбә башлау Күбү билгеләре сизелү

Күбеп тору Күпкән хәлдә булу; күпкән булып күренү. Кичә кич Фәрите шундый суырып үпкән: иреннәре бүген дә матур гына күбеп тора. Г.Мөхәммәтшин

Күбеп чыгу Бик нык күбү, күпкән урыннар барлыкка килү. Җиһангир тиз генә күлмәген салдырырга булышты һәм, Ахунның тәне аннан да, моннан да күбеп чыкканын күргәч, шаклар катты. Н.Хәсәнов. Ике араны [шахтада] берничә рәт әйләнгәнче, минем баш берничә җирдән күбеп чыкты. М.Гафури. Аның маңгаена тирдән чыланган бөдрәләре ябышкан, тешләгәннән иреннәре күбеп чыккан иде. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә