КҮБРӘК рәв. 1) чаг. дәр. к. күп. Актүш, камчылар күбрәк төшкән саен, күбрәк ярсыды. Г.Гобәй. Безнең мөнәсәбәтләрне син бөтен өй эчебезгә караганда да күбрәк беләсең. Р.-Н.Гүнтәкин. Югыйсә ул вакытының күбрәк өлешен бөтенләй башка нәрсәләргә багышлый --- иде. Т.Әйди 2) к. күбесенчә. Югары Шырдан халкы күбрәк ямщик чабып, я читкә йөреп кәсепләнеп килгәннәр. М.Гали. Лиза сүзгә аз катыша, күбрәк тыңлап утыра иде. Ф.Әмирхан |