КҮБЕСЕ’НЧӘ рәв. 1) Күбрәк, башлыча, нигездә; күп өлештә. Бер генә нәрсә ачык: хәзер аларның язмышы күбесенчә Миңнегөлгә бәйле. Р.Айзатуллин. Ат караклары сукмагы күбесенчә Урал тавының Урта сырты аша узган. З.Зәйнуллин

2) Күп вакытта, күп очракта. Һәм ни өчен язучыларыбыз бүгенге көннең әхлакый эзләнүләрендә, күбесенчә, негатив якларны гына басым ясап күрсәтәләр? А.Сункишев. Наратбашлар күбесенчә дымлы әче туфраклы урыннарда үсә. Ботаника. Сазанак --- мәңге яшел вак куак, кайчакта биеклеге 1 м га җитә, әмма күбесенчә 20–30 см дан артмый. Урман аптекасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә