КҮБЕСЕ и. Кемнәрнең яки нәрсәләрнең дә булса күп өлеше, күпчелеге. Мостафин Өфенең, аның үз сүзе белән әйткәндә, «асыл затларын», «аксөякләрен» төсенә карап белгән, бик күбесенең исем-фамилияләрен һәм кушаматларын хәтерли торган булган. М.Кәрим. Русиядә булган урыс кенәзләре һәм алпавытларының, дворяннарының күбесе, крестьяннарыннан яки җир-суларыннан һәм дөньяда тоткан урыннарыннан аерыласы килмичә чукынган мөселман мирзаларының бер өлеше икәнлекләре мәгълүм. Р.Фәхретдинов. Ә менә Мөдһиш Иван Казанны алганнан соң, мөселман мәчетләре урынында кирпеч өемнәре генә кала, күбесе исә махсус рәвештә җир белән тигезләнә. Р.Әмирхан |