КҮБЕНҮ ф. 1) Нәрсәнең дә булса су, дым тәэсиреннән кабарып күләме арту; бүртү. Судагы бүрәнә күбенгән

2) Күп ашаудан яки бүртә торган азык ашаудан эч күбү. [Аш ашап] эч күбенә, ә чыгып берәр сәгать чаңгы шууга Щукарь агай алашасы кебек шиңә дә кала иде. Г.Гобәй. Борчак ашап күбенү

3) күч. Рәхәт тормышта, муллыкта, байлыкта яшәү. Башкорт картлары Шибайны: «Бу килмешәк татар безнең башкорт каны белән күбенә», – дип, шелтәләп әйтүдән курыкмадылар. Г.Ибраһимов. Байлар эшче һәм ярлыларның каннарын эчә-эчә күбенеп, дөньяның асты өскә килгәч, --- мин кызыл сугышчыларның берсе булып киттем. Г.Толымбай

Күбенә башлау Күбенергә тотыну

Күбенә төшү Тагы да бераз күбенү

Күбенә язу Чак күбенми калу. Ашый-ашый күбенә яза, кесәләренә тутыра... Татарстан яшьләре

Күбенеп бетү Тәмам күбенү

Күбенеп яту Күпмедер вакыт күбенгән хәлдә булып тору



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә