КҮБЕКЛӘНҮ ф. 1) Күбек барлыкка килү; күбек хасил булу. Шаулый буа, арыктан су бәргәләнеп түбәнгә төшә, мең нурлы тамчы булып чәчри, күбекләнә, кайный, ярсый. А.Гыйләҗев. [Йомырка агын] Машина яки кул белән 18–20 минут күбекләнгәнче күпертергә, аннары болгата-болгата җайлап кына шикәр комы һәм ванилин өстәргә. Татар халык ашлары

2) Авыздан күбек бүлеп чыгару. [Атларның] авызлары күбекләнгән, өсләрендәге тир яңа бераз ката башлаган, үзләре салмак кына атлыйлар. Г.Ибраһимов. Салкын җилле көн булуга карамастан, атлар бик нык тирләгән, авызлары күбекләнгән, өсләреннән пар күтәрелә. А.Шамов. Егетнең киеменә сыймаган корыч беләкләре хәрәкәтләнәләр, ирен читләре күбекләнә. А.Гыйләҗев

3) Бик нык кайнарлату аркасында пар ясалу, кайнау (сыеклык тур.). Самавырның суы кайнап, күбекләнеп тора

Күбекләнә төшү Тагы да бераз күбекләнү

Күбекләнеп алу Кыска вакыт арасында күбекләнү

Күбекләнеп бетү Тулысынча күбекләнү, тәмам күбекләнү

Күбекләнеп тору Һәрвакыт күбекләнү; хәзерге вакытта күбекләнгән булу. ...Быҗыр-быҗыр күбекләнеп торган тирән су итек кунычын күмә башлый. Ш.Маннур. Тагы бер мәртәбә йотып алгач, күбекләнеп торган кымыз тулы стаканын читкәрәк куеп, --- урыныннан торды ул. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә