КҮБЕК I и. 1. 1) Җил тәэсирендә дулкынланганда яисә ташкын булып акканда, су өстендә барлыкка килә торган һава куыклары. Ә давыл бөтен пычракны, башка файдасыз нәрсәләрне астан өскә чыгарып ата, болгата. Өскә күбек калка. Г.Ахунов. [Сиваштагы] күбек буразнасы полкның барасы юлын кисеп тә чыкты, сугышчыларның аягына су бәрелә башлады. Г.Бәширов. Сыртларында ак күбекләр кайнатып, бер-бер артлы тәгәрәп килгән дулкыннар баржаларның бортларына бәрелә, палубаларга сикерә. С.Сабиров 2) Берәр төрле сыеклыкны болгатканда яисә кайнатканда, күбекләнеп, өрелеп өскә чыккан җиңел масса. Минем сыра күбеген өрә-өрә тәмләп эчкәнне бер читтә сабыр гына көтеп тордылар. Ә.Еники. Бер урында ак алъяпкычлы кыз кайнап утырган зур казан өстеннән күбек ала. М.Әмир. Монда авыз тутырып ашарга ипи җитми, булганы да саргылт күбек кебек бәрәкәтсез иде. М.Маликова 3) Суда эреп, күбекләнгән сабын эремәсе. Исле сабын үзенең ак, йомшак күбекләре белән Солтанның битләрен, муеннарын, колак эчләрен иркәләп юа. Г.Ибраһимов 4) Авыр йөк тартудан яки кызу чабып йөрүдән атлардан бүленеп чыга торган, ак булып күпергән тир яки селәгәй. ...Канатлы атлар. Ярсып чаба ак күбектә... Н.Арсланов. Ат тиргә батты: камыт-ыңгырчак асларыннан ак күбекләр чыкты. Х.Садри. Ат җайдакны тыңларга теләмәде, авызлыгын чәйни-чәйни күбек чәчеп читкә сикерде. Р.Мөхәммәдиев 5) Бик күп сөйләгәндә яки кайбер хроник авырулар вакытында кешенең авызыннан килә торган куыклы бүлентек. – Әле син безнең авылларны алдарга тотындыңмы? – дип кычкырды ул, авызыннан күбекләр килеп. Н.Измайлова. Мин әйтәм, бетте баш, моның бумасы килде инде, дим... Авызына күбекләр чыгарган, үзе, бер күзен генә ачып, миңа карый. А.Расих. Аны [эпилепсияне], ихтимал, һәркайсыгызның күргәне бардыр: кеше егыла, аның тәне тартыша башлый, авызыннан күбек килә... Серләр һәм могҗизалар 6) күч. Бик ак һәм матур булып күренгән нәрсә турында. Ак күбеккә баткан чия бакчалары 7) күч. Аумакай, башкалар сүзенә тиз бирелә торган, үз фикере булмаган, принципсыз кешеләр. Җыелышта «күбекнең» төп өлешен өлкән буын ир-ат халкы тәшкил итте, иң усал-миһербансыз сүзләр шулар авызыннан чыкты. Т.Галиуллин. Халык дулкыны белән бергә, әлбәттә, күбек тә күтәрелеп, экстремизм да җанланып алды. Ә.Рәшитов 2. с. мәгъ. Йомшак, күпереп торган. Атылып-бәрелеп тамбурга чыгуыбыз булды, күзләребез чагылды: перрон ап-ак, беренче күбек кар төшкән. И.Салахов ◊ Күбеккә бату Бик нык тирләү (ат тур.). Күбеккә баткан җирән атларын чыбыркылап, кыргый тавыш белән сөрән салып, басу капкасыннан кораллы отряд килеп керде. К.Нәҗми. Күбеккә баткан иярле ике ат көтелгән хәбәрчеләрнең дә килеп җиткәнен белдереп тора иде. Ш.Усманов. Ак күбеккә баткан юргалар Карлы юлдан ярсып чабалар. Р.Миңнуллин. Күбеккә төшү к. күбеккә бату. Ак күбеккә төшкән атның урман юлыннан чабып килгәнен күреп, Мөнирә аның каршына чыкты. Ф.Хөсни |