КҮБӘЮ ф. 1) Саны, микъдары яки күләме, зурлыгы ягыннан арту, ишәю. Хәзер безнең дуслар күбәйде. Ф.Яруллин. Исеңдәме икән: сугыш елларында безнең якларда бүре күбәйде. М.Юныс. [Саматның] рәис булып сайлангач, эше шактый күбәйде ---. Г.Галиева 2) сөйл. Көчәю; арту; зураю. Аның өстенә көннән-көн һөҗүм вә сүз күбәя. М.Гафури Күбәеп бару Даими рәвештә күбәю. Гимназиядә татар кызлары күзгә күренер дәрәҗәдә күбәеп баралар. Ф.Әмирхан. --- бозыклыклар хәзер тормышта шактый күбәеп бара. Ф.Яруллин Күбәеп килү Акрынлап күбәю. Акчалы кешеләр күбәеп килә, кемдер бура ала, кемдер түбәлек шифер кайтарта. Ф.Яруллин Күбәеп китү Кинәт күбәю. Боерык бирүчеләр артык күбәеп киткән очракта, бу хәлдән ярыйсы гына файдаланып та була. М.Юныс. – Гайнан, мин полковник Карбозов янына киттем. Таныш-белешләр күбәеп китте. Ярдәм сорамыйча булмас... – дип, майор җитез генә урыныннан купты. М.Насыйбуллин. Мактаучылар күбәеп китте: – Коеп куйган үзе! Ә.Моталлапов Күбәя бару Торган саен күбәю. Шуның өчен --- алар арасында төрле авырулар күбәя бара иде. Г.Исхакый. Рәмзи үртәвендә дә күпмедер хаклык барын тойгач, табышмакның чишелү вариантлары күбәя баруын чамалады. Т.Әйди. Кеше ихтыяры белән тереклек барлыкка килә торган сулыклар да күбәя бара. А.Муранов Күбәя башлау Күбәю билгеләре сизелү. Әти әйтә: «Хәзер партияне таратучылар күбәя башлады, Горбачёвтан башлап», – ди. Р.Вәлиев. ...Аннан соң әтинең эше күбәя башлады. Х.Ширмән Күбәя тору Аз-азлап, бертуктаусыз күбәю. Серле затны күрүчеләр һаман күбәя тора. А.Муранов Күбәя төшү Беркадәр, бераз арту, күбәю. Тавыш бирдем --- Илемнең көч-куәте күбәя төшсен өчен. Ә.Ерикәй |