КҮБӘ’Ү рәв. 1. Күп булып. Хәйдәр аларны кискен җаваплар белән кайтаргач, күбәү җыелып килеп, чигенүне сорадылар. Ш.Усманов

2. хәб. функ. Күп, күп санда. «Сез күбәү бит, матурым. Бөтенегез барыбер минем кочагыма сыймас. Ә гарем ачарга рөхсәт итмәсләр», – дигән иде ул. Ф.Яруллин. – Дөрес әйтәсең, – диде аңа Бөек Остаз. – Без күбәү. Тик без күзгә-башка күренмибез. Ә.Гаффар. Килеп тукталуы булды, аңардан халык агыла башлады. Этешми-төртешми генә чыгалар, әмма бик күбәүләр. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә