КҮБӘЛӘ’Ү ф. Чабылган печәнне күбәләргә өю, сәнәк белән күтәреп алырлык итеп өеп-өеп кую. Урман аланында киерелеп печән чабарсың, без малайлар белән печән әйләндерербез, күбәләрбез, чүмәлә куярбыз. А.Гыйләҗев Күбәләп бару Барысын да, берсе артыннан берсен, булган кадәресен күбәләү Күбәләп бетерү Барысын да, бөтенесен дә, ахыргача, беткәнче күбәләү Күбәләп тору Хәзер күбәләү; гел күбәләү Күбәләп чыгу Һәрберсен берәм-берәм, берсе артыннан берсен күбәләү Күбәли башлау Күбәләргә керешү |