КҮБӘЛӘ’КЧӘЧӘКЛЕЛӘР и. бот. Кузаклылар семьялыгыннан, чәчәкләре күбәләккә охшаган үсемлекләр ассемьялыгы; еш кына аерым семьялык итеп карала; русчасы: мотыльковые. Күбәләкчәчәклеләр арасында берьеллык һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр, агач һәм куаклар бар. Ботаника. Күбәләкчәчәклеләр семьялыгына кергән барлык үсемлекләрнең дә җимеше – кузак. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә