КҮБӘЛӘК и. 1. 1) Тәңкәканатлылар отрядыннан ике якта да төрле төстәге тузанчасыман матдә белән капланган канатлары булган бөҗәк. Агач ботагыннан нәзек җеп сузып, кызу-кызу үрмәкүч төшеп килә. Хәзер ул күбәләкне эләктереп алачак. М.Галиев. Купшы күбәләкләр көннең-көн буена чәчәктән чәчәккә кунып, аның таҗчыкларының иң татлы суын – нектарын эчәләр. Дөньяда ниләр бар. Күбәләкләрнең шактый төрләре эңгер-меңгердә һәм төнлә оча. Болар – төнге күбәләкләр, мәсәлән, көяләр. Биология

2) күч. сөйл. Бант рәвешендәге галстук. Нәфис соры постаудан кофта-итәк киеп, ак якасына килешеп торган тасма күбәләк тагып килсә дә, кызыкай бүтән гимназистка, курсисткаларга охшап бетмәгән иде. Т.Әйди. Янәшәсендә үк көязләнеп басып торган, әледән-әле муенына таккан күбәләген --- төзәтү белән мәшгуль юлдашына карап елмайды. Р.Мөхәммәдиев

3) күч. ирк. күбәләгем. Ул да, мине сагынганда, күбәләгем, түгәрәгем, асыл кошым, сандугачым, җырлап җибәрә микән? Җыр. – Я, синең исемең ничек? – Алмас! – диде малай, авызын тутырып, батыр гына. – Ә синеке, күбәләгем? Ә.Еники

4) күч. Фахишә. Майор дигән кеше --- Алинәне дә «күбәләк»ләрнең берсе дип уйлады бугай. Х.Ширмән. [Азат]: Аның белән тагын бер кыз да бар. [Энҗе]: Берәр төнге күбәләк булмасын тагын! Х.Ибраһим

2. с. мәгъ. 1) Күбәләк (1.1) мәгъ.) формасындагы. Башында кыңгыр салган кара кәләпүш, өстендә, нәкъ Хикмәйнеке төсле, тройка костюм, катыргы якалы ак күлмәк, күбәләк галстук. Г.Әпсәләмов

2) Йомшак, эре бөртекле (кар тур.). Ул киткәндә, талпынып-талпынып күбәләк кар ява иде. М.Кәрим

Күбәләк гомере Нәрсәнең дә булса бик кыска вакытлы булуы турында. Зөһрәгөл арыган, рухсыз тавыш белән: – Тиеш? – дип кайтарып сорады. – Ихтимал. Тик кызлар гомере күбәләк гомередәй кыска. Т.Әйди. Күбәләк күңел Тиз гашыйк булучан. Яшь йөрәк күп җилкенде, күбәләк күңел күп чәчәкләр тирәсендә очынды, ләкин Һаҗәр килде – шуның белән башкалар һәммәсе югалды. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә