КҮБӘЙТҮ ф. Берәр предметның санын, микъдарын арттыру, ишәйтү, күп итү. Ул Мәскәүдән --- килгән телеграмманы, күбәйтеп басып, полкларга җибәрергә боерык бирде. Ш.Рәкыйпов. Радиодан көне-төне корал күбәйтү, ызгышлар, сугыш турында сөйлиләр. М.Юныс. Килешегез, алтынны яу белән түгел, сату-алу белән күбәйтү кулайрак. Р.Зәйдулла Күбәйтә бару Тора-бара арттыру, күбәйтү. Бер елны да аның уңышы зарарланмады, кыярына шадра тап төшмәде, елдан-ел әмәлен күбәйтә барып, ул үз эшенең остасына әйләнде. А.Гыйләҗев Күбәйтә бирү Бернигә дә карамыйча күбәйтү Күбәйтә төшү Тагын да беркадәр, бераз күбәйтү Күбәйтеп алу Күбәйгән хәлгә китерү Күбәйтеп бетерү Ахыргача, беткәнче күбәйтү Күбәйтеп кую Алдан ук күбәйтү Күбәйтеп тору Әледән-әле яки даими күбәйтү Күбәйтеп чыгу Берсен дә калдырмыйча, барысын да, бөтенесен дә күбәйтү |