КҮБӘ и. 1. 1) Сәнәк белән бер күтәреп алырлык итеп әзерләп куелган печән яки салам өеме. Алып чыккан күбәләрем сирәгәеп бара икән инде, шунда пөхтә генә таратылган рәтләр арасында утырып калган бер кочак печәнгә күз төште. Р.Мөхәммәдиев. Печән күбәләре, киртә агачлары, бүрәнәләр, хәтта буралар да актарылып-актарылып аккан ташкын кочагында калган. Н.Әхмәдиев. Без, хатын-кызлар, тырма белән җыеп, покосларны күбәгә салабыз. М.Галиев

2) күч. Берәр чыганактан таралган бик көчле нур, очкын, ут һ.б. турында. Шулчак янымда гына гөлт итеп ут күбәсе кабынып сүнә. Күбәнең бер очкыны минем күкрәгемне өтеп ала. М.Кәрим

2. с. мәгъ. диал. Вак, пыскак. Күбә яңгыр сибәләп тора. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә