КҮӘ’С ЧИЛӘГЕ и. к. күәс. Хатын күәс чиләгенең төбенә җылы су сала, ипи калагы дигән хикмәтле агач калак белән электән күәс төбендә калган ачы камырны туглап җанландыра. М.Мәһдиев ◊ Күәс чиләге тулу Бала туу вакыты җитү. Ләкин табибларның Саимә янында озак кайнашырга мөмкинчелеге юк, икенче өстәлдәге Зәйтүнәнең, кем әйтмешли, күәс чиләге тулып ашкан иде. Г.Галиева |