КҮӘС и. рус Камыр әчетә торган савыт (гадәттә агачтан була). Карчык --- күәс янына килде. Камыр да матур булып кабарган икән! М.Шаһимәрдәнов. --- [мине] күршеләргә коймак табасына, ипи саласы булса, күәс камырына кертәләр. Г.Сабитов. Кая барып сугылырга белмичә чоланга чыкты, аннан буш күәс күтәреп керде. А.Гыйләҗев

Күәс төбе Күәс төбендә ачыткы өчен калдырылган камыр. Менә, Гөлҗамал абыстай, бу – хәер икмәге, күәс төбен сиңа дип атап әвәләгән идем. М.Гали. Күәс төбен кагу Бөтен эч серен сөйләп бирү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә