КУЯ’Н ТУБЫГЫ и. бот. Чатырчәчәклеләр семьялыгыннан, сары чәчәкле, каурый сыман яфраклы үләнчел үсемлек, гәзнич; русчасы: пастернак. Төрле урынга сибелгән юа, каз тәпие, куян тубыгы, балтырган, шома көпшә кебек тәмле үләннәр дөнья байлыгы булып күренә иде безгә. М.Әмир. Ашка бер-бер артлы гәрәнкә (брюква), кишер, сельдерей, куян тубыгы һәм иң соңыннан бәрәңге салырга [кирәк]. Серле календарь



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә