КУЯ’Н КУЫШ и. этн. Куышып уйнаудан гыйбарәт балалар уены. Шәһәр балалары хәзер, теле чыккач та, үзе кебек татар мөселман балалары берлән бергәләшеп ат-ат, куян куыш уеннары уйный алмый. Г.Исхакый. Сүз ахырында шундый җырсыз-сүзсез татар халык уеннарыннан кайбер миңа мәгълүм булганнарының исемен бирәм. Менә алар: туп уйнау, куян куыш. Н.Исәнбәт |