КУЯ’Н КӘБЕСТӘСЕ и. бот. Кантибәрчәләр семьялыгыннан калын, итләч сусыл яфраклы күпьеллык үсемлек; русчасы: заячья капуста. Кәрләч белән бергә щи, шулай ук салат һәм винегрет әзерләү өчен, куян кәбестәсен дә файдаланырга мөмкин. Робинзон эзләреннән. Комсу туфраклы нарат урманнарында, коры куаклыкларда куян кәбестәсе очрый. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Куян кәбестәсенең яфракларын төеп, башлы суганны уып, сөялгә ябу да файдалы. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә