КУЯ’Н ЕЛЫ и. Төрки халыкларда һәр елы бер аерым хайван исеме белән аталган борынгы унике еллык циклда дүртенче ел. Куян елы килсә, суык була. Сынамыш. Бу – куян елының тормыш итү өчен бик үк җайлы булмаганлыгы турында сөйләмиме икән? Ф.Сафиуллина