КУЯН и. 1. 1) Шул исемдәге семьялык барлыкка китергән, кыска койрыклы, озын колаклы, арт аяклары алгысыннан озынрак һәм көчлерәк булып, сикереп чабуга көйләнгән имезүче кечерәк җәнлек. Әкрен барган – куян артыннан җиткән, шәп барган – сыер артыннан җитмәгән. Мәкаль. Күчәндә утырган кәбестә башларыннан кызыл күзле көрән куян карап тора иде. Ә.Гаффар. Дөрес, аның рәсемнәрендәге куяннар кәҗә бәтиенә, ташбакалар кырмыска түмгәгенә охшашлы булып чыгалар. Ф.Яруллин 2) сөйл. Йорт куяны, кролик. Куян фермалары, каз-үрдәк фермалары, тавык фермалары оештыру да алга килеп басты. Г.Ахунов. Саматов дачасында тавыклар һәм куяннар белән мәшгуль булды. К.Латыйп. Куян асрауга тоткан чыгымнарны каплау бер хәер, зур керем алу турында хыялланып йөри [директор]. Р.Мулланурова 3) күч. сөйл. Куркак зат. Колхозның айгыры бар иде. Шуны бер ир-ат та тыя алмый иде. Мал докторы Нурҗамал шуның муеныннан бер генә сыйпый, тегесе куян булып кала иде. Т.Миңнуллин 4) күч. сөйл. Билетсыз пассажир. Ул поездларның кондукторлары, кисәктән генә әллә кайдан пәйда булып, безне – «куяннарны» – куып төшерәләр иде. Ә.Рәшит 5) күч. Нурны йотмый торган шома өслектән төшкән чагылыш, кояш, ут һ.б.дан кайтырылган яктылык нурлары. Түшәмнәрдә «куян» бии, Кояш чакыра тышка. М.Әгъләмов 2. с. мәгъ. Куян тиресеннән тегелгән. Куян бүрек, төлке бүрек, кемнәр бүре бүректән; йолкып алып атты буран, кызыгып йөргән күптән. М.Галиев. «Милициягә?» – диде абзый, инде кулына күчкән куян бүреген туктаусыз изгәләп. А.Хәлим. [Фазыйр] Аның өстеннән тагын киндер белән тышланган зур куян бияләйләр кигән. З.Зәйнуллин ◊ Куян балтасы Бәләкәй балта, кечкенә балта. Куянга койрык кую Кирәкмәгән эш белән шөгыльләнү. Куян җан Куркак кеше. – Шулкадәр дә куян җан булырсың икән, – диде Фазылҗан абзый ---. Р.Төхфәтуллин. Куян җанлы к. куян җан. Куян йөрәк к. куян җан. Кызларга – куян йөрәкләргә – шул гына кирәк, алар, каравыл кычкырырга әзер булып, урыннарыннан ук торып бастылар. А.Хәсәнов. Кирәкми, потлары бер тиен ул куян йөрәкләрнең, бармыйм яннарына. Г.Тавлин. Куян йөрәкле к. куян җан. Беләсеңме, иптәш партийный секретарь, җир йөзендә йөз ел куян йөрәкле булып яшәгәнче, бер ел арслан йөрәкле булып яшәвең әйбәт. Г.Ахунов. Куян каны кебек Бик куе чәй турында. Куян каны кебек куе, кайнар чәй белән шул төстәге «Ак ләкләк» коньягын каплап, Сәет, үз хәл-әхвәле турында бәян итеп, сүзен «ярдәм сорап килдем, гафу ит» дип төгәлләде. Т.Галиуллин. Куян койрыгын тоттыру Алдау. Куян колагы калу Бернәрсә дә калмау. Куян күчтәнәче Урманнан, кырдан яки берәр сәфәрдән кайткач, кечкенә балаларга бүләк дип бирелә торган, гадәттә алып киткән ашамлыкның кире алып кайткан бер өлеше. Үзең берәр нәрсә уйлап тап инде шунда малайга куян күчтәнәченә. В.Нуруллин. Әтиләре каян да булса ераграк юлдан кайтса, алар йөгереп килеп итеген салдыралар да, аның күзенә карап, «куян күчтәнәче» көтеп торалар иде. Ул бер-ике сынык ипи була. Р.Кәрами Куян шулпасының шулпасы Бер нәрсәнең икенчесенә формасы белән генә якын килүе, эчтәлекләрендә уртаклык булмау. Хуҗа Насретдин аны куян шулпасының шулпасы дигән. Ә.Гаффар. Открыткалардагы фотокүчермәләр куян шулпасының шулпасы гына ич. Ш.Рәкыйпов |