КУЮ ф. 1. 1) Әйберне нинди дә булса бер урынга, җиргә урнаштыру. --- Флүн трубкасын куйганчы, тегесе чаптырып килеп тә җитә. И.Сирматов. [Фаягөл:] Соң, куйыйк берәр музыкальный центр. Т.Миңнуллин. Башны куям ап-ак төшләр күргән якты сердәш – ялгыз мендәргә. Н.Гамбәр 2) Нинди дә булса торышка, рәвешкә китерү. Цехның тәрәзәләре бик өстә, баскыч куйсаң гына менеп җитәрлек урында иде, ишекләрне ут чолгап алган. А.Расих 3) Нәрсәне дә булса берәр нәрсәгә янәшә, якын китерү. Җилләр телен белгән Лорка үзе килеп чыгар кебек борылыштан. Гитараның күкрәгенә кулын куеп башлар җырын яңабаштан. М.Галиев. Мин колагымны куеп тыңлап карадым. Ф.Яруллин. Кулларын каш өстенә куеп, безне хатыннар, карчыклар карап кала. Р.Төхфәтуллин 4) Берәр позициягә урнаштыру (сугышта, яу кырында). Бер көнне авыл кырыена пулемёт нокталары куяр өчен солдатлардан кар өйдерттеләр. Р.Кадыйров 5) Нәрсәне дә булса бер әйбергә, предметка беркетү, беркетеп ясау. [Зур апам] --- муенына иңбашларын каплап торган зур челтәр яка куеп, аны алдан коңгыздай зур брошка белән каптырып куйган. Х.Сарьян. Итекчеләр юк, көмешчеләр юк, тегүчеләр, сәгать осталары, пыяла куючылар, калайчылар юк. И.Сирматов 6) сөйл. Төзү, кору, ясау. Үзләренә үзләре куйган һәйкәлләр таш һәйкәлләрдән кадерлерәктер дә әле. И.Сирматов 7) Өю, өеп ясау (кибән, эскерт, чүмәлә һ.б. тур.). Сугылган саламны каккалап чүмәләгә өюче, чүмәләләрне озатып торучы хатыннар, эскерт куючы ирләр бер-берсен алыштыра. И.Сирматов. Көрнәлеләр шунда печән чабалар. Зур-зур кибәннәр куялар. К.Хәмзин 8) Хезмәткә билгеләү. Әйтик, мөдир урыны бер ел түгел, ике ел буш торса да, ректорга һичкем – ни кандидат, ни доктор: «Мине мөдир итеп куюыгызны үтенәм» дип гариза язып керми. Х.Сарьян. – Капитанның политик ярдәмчесе – помполит өстәлергә тиеш. – Кемне куячаклары билгеле түгелме әле? М.Юныс. Әнәснең уңганлыгы, булдыклылыгы йөзендә чагылгандыр, мөгаен, аны мастер итеп куялар. Идел // Исәпкә кертү. Янычарны казна хисабына куй. Р.Батулла 9) сөйл. Комарлы уеннарда: акчаны билгеле бер күләмдә банкка, уенга кертү 10) Ашамлык яки эчемлекне кайнау, пешү, ою һ.б.ш. өчен әзерләп калдыру. Жалоба юк, значит, Фатиха түтәй көмешкә куймый. И.Сирматов. Хөсәен кухняга чыгып, керосинкага чәшке белән су куеп керде. А.Расих. «Чәй куярга кирәк», – дип уйлады Җиһан. Ф.Латыйпов 11) Ясау, беркетеп урнаштыру. Аңа инде теш куйганнар, ул элеккечә, яшь вакытындагыча, әттәтерләнеп сөйләшә, ашыга, җөмләне вата, боза иде. М.Мәһдиев 12) Бирү (азык тур.). Кышын кошларга азык кую 13) Язу, язуда күрсәтү. Мәктәптә исә сүзләрне әдәбиләштереп, кагыйдә буенча язарга кушалар иде. Кайда «з», кайда «д» куярга белми аптырап бетәсең. М.Маликова. [Йосыф Исхакович:] Бүгенге числоны, айны куярга онытмагыз. Д.Салихов. Битекче, тагын бер хат яз, минем тамганы куй! М.Хәбибуллин 14) Язуда тыныш билгеләрен куллану. Беренчесендә мин тыныш билгеләре куймыйм, икенчесендә – куям. Х.Сарьян. Беләсең, бер сүзгә төртке куйсаң, әшәке сүзгә әйләнә. Х.Камалов 15) Салу, утырту (чәчәкләр тур.). Бәлки, хәзер бөтен ил аның каберенә чәчәкләр куядыр. И.Сирматов. Туган көнеңдер инде: күп итеп чәчәк куйганнар, чүлмәкләре белән шиңмичә утыралар иде. Х.Сарьян 16) Тамашачы алдында чыгыш ясау. Без дә ул көнне кич, докладтан соң, үзебезнең клубта концерт куйдык. Х.Сарьян. Алар кич клубта концерт куярга тиеш булганнар да, телевизорчылар кассеталарын онытып калдырган төсле, болар да синтезаторларын --- күрше колхозда онытып калдырганнар икән. И.Сирматов 17) Бәясен билгеләү, хакын күрсәтү. Аңа хакны бик түбән куясыз. Кызыклар дөньясында 18) Бәяләү, өстен яки түбән дип табу. Ә менә Маринаны мин форма һәм фикер бердәмлегенең көче ягыннан хәзерге күп ир шагыйрьләрдән өстен куям. С.Сөләйманова 19) Кулланылган баллар системасындагы билге белән бәяләү, шул билгене язуда күрсәтү. Инде дәрескә «бишле куярга» дип язып куйган протоколчы кызның да кулыннан ручкасы төшеп китте. Х.Сарьян. Укытучылар алар син председатель дип тормаслар, белмәсәң, акыртып икеле куярлар. Ф.Яруллин 20) Берәр төрле мәсьәлә күтәрү, күтәреп чыгу. Мин башта декан белән сөйләшәм, аннан мәсьәләне ректорат алдына куярбыз. Х.Сарьян 21) Бурычлар һ.б.ш. билгеләү, йөкләмәләр алу. Императорга шарт куям, илче: хан кызын аңа алып бирсәм, император миңа Боспор Херсонесны бүләк итәр ---. М.Хәбибуллин. «Гаилә бәйләнешләренең нык булырга тиешлеген кырыс нормалар белән расларга», «бу – бик җитди һәм изге эш» – менә ул [Наполеон] куйган кайбер таләпләр. Кызыклар дөньясында 22) Оештыру; урнаштыру; билгеләү (тәртип һ.б.ш. тур.). Яңа позициягә барырга ике сәгать вакыт куйдылар. Х.Камалов. Ник дигәндә, килмешәк хәзер үз таләпләрен куя ---. Кызыклар дөньясында 23) Билгеләү; ачыклау. Артемий мәсьәләне дөрес куя: балаларның гаебе юк. А.Иванов 24) Нәрсәне дә булса хәл итәргә тәкъдим итү. Тавышка куям, миннән кала һәркем каршы. Ә.Гаффар 25) Калдыру (ихтыяр, ирек, теләк тур.). [Немец офицеры:] Без көчләмибез, без сезнең ихтыярыгызга куябыз. Ә.Еники. Ләкин олы юлга чыккач, бахбайларны үз көенә куябыз да, мин Җәзилә янына күчеп утырам. Х.Сарьян 26) Әйтү. Әнкәй, күз карашын алардан яшереп, менә күрше әбиеңнәргә кара кәгазь килде бит әле, дип куйды. И.Сирматов 27) Физик, рухи көч бирү, хезмәт кертү. Мин үземнән әйтәм: күп тырышлык Куйган гына алга барала. Г.Сәгыйров. Яралылар килә торды, алар бар көчләрен куеп дәваладылар ---. Х.Камалов. Һәм [бурсык] бөтен көчен куеп үз-үзен яклый, куркыныч итеп ысылдый, ерткычны тешләп алырга тора, ә үзе һаман саен оясына таба чигенә. Кызыклар дөньясында 28) Бирү, күрсәтү, ирешү (уңыш, рекорд тур.). [Егетләр:] Нәгыйм абый, стена ягыннан тышаулауны тәмамладык, безнең звено тәгаен рекорд куймагае. Х.Мөхәммәтшин. Күргәнегезчә, кошлар нинди генә рекордлар куймыйлар! Кызыклар дөньясында 29) Тәкъдим итү, бирү. Юл кую 30) Исемләү. Безнең ил корабларына, кагыйдә буларак, тарихта эз калдырган күренекле шәхесләр --- исемнәрен куялар. М.Юныс 31) Җибәрү, кушу (көй, музыка, магнитофон һ.б.ш. тур.). Музыка кую 32) Әдәби әсәрне экранлаштыру яки сәхнәләштерү. «Куючы режиссёры булса, мин аңа мең сценарий язып тоттыра алам!» – дип әйтүче язу остасы да, «Яхшы сценарий булса, фильм төшерүнең бернәрсәсе юк», – дигән режиссёр да һөнәрләренә кәсеп итеп караучылар гына. Мәдәни җомга 33) Өлгерү, чит итмәү. Зангир исә ординарец вазифасын да куймый, барысына да җитешә. Х.Камалов 34) Эшне тапшыру, билгеләү, кушу. Бәхәс дигәндә Камилне куй инде – сикереп тә төште. Х.Сарьян 35) Санау, уйлау. Хатын, үзен зурга куеп, мине начар билгеләренә укыган --- малай итеп күрә иде. Х.Камалов 36) Гадәттә дәвалау максаты белән организмга сыеклык кертү. Людовик XIII не әкренләп мышьяк белән агулап үтергәннәр, дәвалыйбыз дигән булып, клизма куйганда да мышьяк кушарга онытмаганнар. Мәдәни җомга. Система кую 37) куй, ку́йчы, ку́егыз боерык ф. форм. Тукта, ташла, оныт. Тик син түгел... Куй, үпкәләмә, Тотнаклы бул. Ак җаныңны сакла. Г.Сәлим. [Ырсытдин:] Куйчы... кунак дип, үзебезнең ялчыбыз Мөхәммәт кагылган иде. Я.Зәнкиев. Әмирханның киңәшләре истә: милләт кызы, сәхнә – синең эш. Куй, шауласын «көфер почмаклары» ---. Р.Әхмәтҗанов. [Мирхас:] «Бу ахмаклыгыгызны куегыз», – диде. Х.Камалов 2. ярд. ф. функ. 1) Эш яки хәлнең тиз, кинәт башкарылуын белдерә. Шул уңай белән ул Заһидә турында да уйланып куйды. Ә.Еники. Бәлки, тулай торак биреп куюлары да бар. Х.Сарьян. Ә минем күкрәгемдәге йөрәк, кемдер боз кисәге белән орынгандай, кысылып-кысылып куйды. Ә.Гаффар 2) Эшнең нәтиҗәле булуын, төгәлләнүен белдерә. Пәрдәләрне тартып куйгач, искә төшереп, бер мендәрне бусага төбенә ташлыйм. Ә.Гаффар 3) Эш яки хәлнең сизелер-сизелмәс яки кыска гына вакыт аралыгында бер тапкыр башкарылуын белдерә. Әле ул елмаеп та куйды кебек. Н.Дәүли. Су уртасында берәр балык сыртын елтыратып чумып куя. Ә.Еники Куеп бару к. куя бару. [Туктар:] Соң бит, ваткан саен куеп та барам... Х.Ибраһим Куеп бетерү Тулысынча кую; барысын да кую Куеп җибәрү Тиз генә кую. Фатыйма апа самавырын куеп җибәрә, эчәсем килсә-килмәсә дә, кыстый-кыстый чәй эчерә. Х.Сарьян. [Марҗа апай] --- үзен орыша-орыша, тиз генә самавыр куеп җибәрде. А.Хәсәнов. [Назыйм] Графиннан бәләкәй чәйнеккә су агызып, электр белән генә чәй куеп җибәрде. М.Вәлиев Куеп йөрү Төрле урыннарда кую; күпләп кую. Мин бит районда концертлар куеп йөргәндә, Тукай шигырьләрен ятлап йөрдем. Х.Сарьян Куеп тору Даими, әледән-әле кую; әле, хәзер, сөйләү моментында кую. Дөрес, аларга биредә төрле урыннарга азык куеп торалар. Кызыклар дөньясында // Билгеле бер вакытка кадәр калдыру, вакытлыча тимәү. – Алкаң ычкынды, – дим мин. – Куеп тор, соңыннан. Ә.Гаффар. Зирәк егет икәнсең. Куеп тор, дим, кагылма! А.Гыйләҗев Куеп чыгу Тоташтан, бер-бер артлы кую; һәрберсенә кую. Нокталарын, өтерләрен дә үз урыннарына куеп чыксаң – шаккатарлык. Н.Дәүли. Кыш бабай һәр тәртипле балага чыршы төбенә уенчыклар куеп чыккан. Сабантуй Куеп яту сөйл. Хәзерге вакытта кую. Хәзер анда станоклар куеп яталар әнә... М.Вәлиев. Кара әле, Рамазан энем, колхоз-совхоз театрына яшь артистлар кирәк. «Галиябану»ны куеп яталар. Б.Камалов Куя бару Һәрберсен, булган берсен бер-бер артлы кую. Берсе артыннан берсен дәфтәрләрне төзәтеп, читкә куя бара. Г.Исхакый Куя башлау Куярга тотыну. Мин Алла дип исәрә дә кеше, җаны үз-үзенә күпләп һәйкәл куя башлый. М.Галиев Куя килү Электән үк, системалы рәвештә кую Куя тору Әледән-әле кую. Әмма кайгы ничек кенә зур булмасын, тормыш дәвам итә һәм үзенең яңадан-яңа таләпләрен алга куя тора. Мәдәни җомга // Алдан кую. [Сафиулла:] Бар, чәеңне куя тор. Ә.Гаффар |